Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
23 Июля 2020, 08:55

Дачаң булу – зур бәхет

Миңлебаевлар гаиләсе тормышын бакча биләмәсеннән башка күз алдына да китерә алмый

23 июльдә Русиядә Дачачы көне билгеләнә. Илебездә бүген шундый кешеләрнең исәбе-саны юк. Рәсми мәгълүмат буенча, үз «фазендасы» булган шәһәр халкы 60-86% чамасы. Ялның мондый төре Европада да, Америкада да бар, югыйсә, әмма дөнья халкы, русиялеләр кебек, дачага шулкадәр мөкиббән түгелдер.
Пенсиягә чыкканчы Владимир Миңлебаев – бульдозерчы, хатыны исә автотранспорт предприятиесендә кондуктор булып эшләгән. Миңлебаевлар – тәҗрибәле бакчачылар. Алар Шаран районында туып үскән, әмма кимендә 20 ел ерак Казагыстанның Кустанай шәһәрендә яшәгән. 2001 елда туган якларына кайтып, Туймазыда төпләнгән һәм Түбәнкүлдә “Ягодка” бакчачылар ширкәтендә шундук биләмә сатып алган.
Әмма биредә су белән өзеклекләр була башлагач һәм урлашу күләмле күренешкә әверелгәч, кешеләр бакча биләмәләреннән баш тарткан. Бакчалар ташландыкка әверелгән, һәм җиде ел элек гаилә тукылмаган чимал фаб-рикасы янындагы “Вишенка” бакчачылар ширкәтенә күченгән. Элекке биләмәгә чагыштырганда, җир белән күк арасы диләр: ширкәт киртәләнгән, суны көненә биш тапкыр бирәләр, күршеләр әйбәт, өйгә дә якын.
Миңлебаевларның бакча эшләре апрельдән башлана һәм октябрь азагына кадәр дәвам итә. Участоклары зур түгел, нибары дүрт сотый. Әмма анда җимеш агачлары, яшелчә-җимеш түтәлләре, бәрәңге рәтләре сыйган. Янәшәдә – бәләкәй генә теплица һәм ял өчен йорт. Әле аны үзгәртеп коралар, бу эш белән гаилә башлыгы Владимир Тимерҗан улы шөгыльләнә.
– Йорт бәләкәй, иске иде, шуңа күрә аны үзгәртергә булдык, – ди ул. – Кияү белән нигезен ныгыттык, стеналарына такта кактык, түбәсен профнастил белән яптык. Хәзер эчен эшлибез. Биредә ял бүлмәсе һәм веранда ясармын дип торам. Анда чәй эчеп, гүзәллеккә сокланып утырачакбыз.
Ире төзелеш белән булышканда, Миңлиса Әхмәт кызы бакча карый. Утау, су сибү, тәрбияләү, уңыш җыю – бу аның бурычы. Һәм, әлбәттә, кышкылыкка төрле эшләнмәләр әзерли.
– Без яшь түгел инде, шуңа күрә ашыкмый гына эшлибез, – ди ул. – Дача көчне алырга түгел, шатлык китерергә тиеш дип исәплим. Гомумән, җәяү йөрү һәм анда кабаланмыйча гына эшләү үзеңне яхшы хис итү мөмкинлеге бирә. Биредә җанга рәхәт: тынлык, яхшы күршеләр. Арысаң – сәкедә ял итеп аласың, теләсәң – чәйлисең. Кайчак биредә гаилә белән җыелабыз, ирләре белән кызларыбыз Ирина һәм Марина килә, шашлык кыздырабыз, ял итәбез. Бәхет өчен күп кирәкми. Дача ашата да, дәвалый да, шатлык та китерә.
Читайте нас