Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Ясно
Җәмгыять
21 Июля 2020, 09:00

“Ага чишмә чылтыр-чылтыр...»

Сәрән авылында чишмәләрне төзеклендергәннәр

Сәрән авылында бервакытта да челтәрле су тәэминаты булмаган. Шуңа күрә һәр йорт хуҗасы үз ихатасында кое казытырга тырышкан. Ләкин, сәрәнлеләрнең сүзләренә караганда, кое суы каты, шуңа күрә эчү һәм ризык әзерләү өчен алар чишмәдән су ташый. Моның өчен торба буенча урман чишмәсе агып төшкән Совет урамына йөриләр. Авыл халкына уңайлы булсын өчен ул урамда урнаштырылган алты каптаж су җыйгычка эләгә.
Шушы урам башында, Чытырлы төбәгендә яшәүчеләргә бәхет икеләтә елмайган. Алар берьюлы ике чыганактан файдалана: алтынчы каптаж су җыйгычтан һәм халыкта Сөләй чишмәсе дип аталган өстәмә табигый чыганактан. Аның атамасы кайчандыр ихатасында чишмә бәреп чыккан шушы авылда яшәүче кешенең исеменнән килә. Фирдәвес һәм Фидус Нәбиуллиннар шушы ике чыганакны төзекләндерергә карар иткән. Бертуганнар күптән Туймазыда яши, әмма туган авылларын ташламый, биредә аларның 74 яшьлек әнисе Ханә Нәбиуллина яши.
Башта аны иске тимер карават башлары белән уратып алырга уйлаганнар. Әмма моның ише киртә шөкәтсез тоелган. Шуңа күрә Нәбиуллиннар үз теләге белән һәм үз акчасына утыргычлы күшек ясаган, анда авыл халкы утырып ял итә, бер-берсе белән аралаша. Бу эшкә авылдашлары да кушылган: Ранис Муллаянов корылма өчен җирне тигезләгән, күрше кызлары буяп куйган.
– Төзекләндерү эшенә үз өлешен кертергә әзер кешеләр аз түгел, – ди Сәрән авыл советы башлыгы Фәнзил Мостафин. – Шулар арасында чишмәне һәм суүткәргечне күздә тотучы Урал Мөхәмәтов та бар, мин аңа торбалар тишелгән очракта мөрәҗәгать итәм.
Мостафин раславынча, чишмә суы йомшак, микроэлементларга бай, эчәргә яраклы. Моны чыганак суын ел саен лабораториядә тикшерү дә раслый. Чишмә суы артыннан бирегә күрше авыллардан да киләләр, каз-үрдәк исә биредә кинәнеп су коена.
Читайте нас