Агымдагы ел башыннан Туймазы районында кимендә өч йөз янгын чыккан, сигез кеше һәлак булган. Әмма Дәүләт янгын хәвефсезлеге оешмасы эшчәннәренең тырышлыгыннан башка ихтимал фаҗигаләр тагын да күбрәк булыр иде.
Бу хезмәт 1927 елның 18 июлендә оештырыла. Сиксән елдан соң бу көн янгыннарга каршы көрәшүче белгечләрнең рәсми бәйрәменә әверелә.
Дәүләт янгын хә-вефсезлеге оешмасының Туймазыдагы хезмәте бүлек начальнигы Олег Лазарев җитәкчелегендә өч зур муниципалитет берләшмәсен күздә тота: бу Туймазы, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре.
Бүлек атамасын беренче тапкырдан гына истә калдыру катлаулы – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе Башкортстан Республикасы Хәвефсезлек һәм профилактика эшчәнлеге идарәсе Туймазы районара бүлеге. Хезмәткәрләрнең вазифа-бурычлары исә тагын да катлаулырак. Аларның эшеннән хәбәрдар булмаган кеше өчен генә эшсезлектән хәреф чүпләп утыралар кебек ул. Кайберәүләр фикеренә караганда, янгын хәвефсезлеге инспекторының эше менә нәрсәдән гыйбарәт: “Объект-ка килә – кашын җимерә – эшне туктата – китә”. Чынбарлыкта исә инспекторларның эше гаять төрле һәм җаваплы. Дәүләт янгын хәвефсезлеге инспекторын ипи-тоз, якты йөз белән каршы алучы сирәк, чөнки ул гаять таләпчән һәм кырыс.
– Безнең төп бурыч – объектларда янгыннар чыгуга юл куймау, янгынга китерәчәк кимчелекләрне ачыклау, алардан арыну җәһәтеннән дөрес киңәш-күрсәтмә бирү, – дип аңлата бүлек начальнигы урынбасары Урал Юлчурин. – Без барлык оешмаларда да янгын вакытында кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча анык эшләүче чаралар планы булуын күздә тотабыз. Бер генә кимчелеккә дә күз йомып булмый: ул-бу була калса, шундук инспекторның эшен җиренә җиткереп башкармавы ачык-ланачак, – ди Урал Юлай улы.
Үз эшендә инспектор кимендә бер меңләп төрле норматив документларыннан файдалана. Объектка килгән инспектор шуларга нигезләнә дә. Аның килүенең сәбәбе мөһим түгел – планга ярашлы яки янгын хәвефсезлеге кагыйдәләреннән тайпылу турында килгән дөрес мәгълүмат буенча кичектергесез тикшерүме бу.
– Теләсә кайсы объектта мотлак янгынны ачыклау системасы, кешеләрне янгын чыгу турында искәртү чаралары, янгын сүндерү кирәк-ярагы һәм ут капкан объекттан эвакуацияләү өчен барлык кагыйдә-таләпләргә ярашлы җиһазланган ишекләр, хезмәткәрләр исә мондый очракта үзен ничек тотарга өйрәтелгән булырга тиеш, – дип сөйли инспектор.
Эвакуацияләү ишек-юллары – аерым мәсьәлә. Аларның киңлеге, яктыртылганлыгы, бизәкләү чималы катгый таләпләргә тәңгәл килергә тиеш. Соңгы елларда исә байтак яңа чимал барлыкка килде. Әмма алар һәрвакыт хәвефсезлек таләпләренә җавап биреп бармый.
– Киң танылган байтак бизәкләү чималы янганда агулы матдә бүленеп чыга, – ди Юлчурин. – Шуңа күрә аларны сатып алганда башка документлар белән беррәттән янгын хәвефсезлеге сертификатын да таләп итегез. Күзәтчелек-хәвефсезлек оешмаларында 16 ел эшләү дәверендә мин шуны анык үзләштердем: янгын хәвефсезлеге тармагында вак-төяк юк.
Юлчурин нәрсә сөй-ләгәнен белә: Дәүләт янгын күзәтчелеге оешмасы хезмәткәрләренә янгын урыннарында дәлилләр туп-лаучы сыйфатында тикшерү дә үткәрергә туры килә.
– Күпчелек гади янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен белми. Һәм бу күңелсез нәтиҗәләргә китерә, – ди инспектор. – Әгәр предприятие җитәкчесе яки йорт хуҗасы чүп белән тулган эвакуация юлларына кул селтәсә, иске электр үткәргечен алыштыруны “соңыннан”га калдырса, иртәме-соңмы бу нечкәлекләр күңелсез, хәтта ки фаҗигале нәтиҗәләргә китерәчәк.