Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
20 Июля 2020, 09:20

«Нәкыш-бизәк белән сурәт туа, Күңеле тулы шигъри моң, аһәң...»

“Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте хезмәткәре Евгений Тихонов предприятиедә үз күргәзмәсен оештырган

Үткән атнада “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте коридорлары сәнгать галереясына әверелде – аның стеналарын хатын-кыз портретлары бизи. Эшләрнең авторы – металл кисүче Евгений Тихонов.
Егетнең рәсем сәнгате белән кызыксынуы балачактан килә. Евгенийның абзыйсы – рәссам, аның эшләвен малай сәгатьләр буе күзәтергә риза була. Абзыйсы җиңел хәрәкәтләр белән кәгазьгә буяу сала, шәүләләр һәм балкышлар өсти, бар нечкәлекләрен ача. Төсләрне кушу сере, төрле ысуллар һәм юнәлешләр буенча эшләү – баланың күз алдында чын могҗиза туа! Кечкенә Женя рәссам булырга хыяллана. Хыялын якынайту өчен сәнгать мәктәбенә укырга керә, анда дөнья сәнгате мирасы белән таныша, композиция һәм тәңгәллек, күләмле рәсемнәр нигезен үзләштерә. Һәр эшен абзыйсына күрсәтеп бара, ул исә киңәшләрен кызганмый, энекәшенә белгәннәрен өйрәтә.
Тугызынчы сыйныфтан соң егет ике дә уйламый Уфа педагогия колледжына укырга керә, рәсем һәм сызым укытучысы дипломына ия була. Соңыннан армиядә хезмәт итә. Кайткач, һөнәре буенча эшкә урнашып карый, әмма буш урыннар булмый. Берничә ел вакытлыча эшләрдә йөри, заказ буенча картиналар төшерә. Әмма даими керем чыганагы артыннан яшь кеше “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятенә килә, монда аны металл кисүче өйрәнчеге итеп алалар. Менә җиде ел инде ул бу предприятиедә хезмәт сала, әмма яраткан шөгылен ташламый.
Башлыча кыш көне иҗат итә: җылы вакытта буш вакытын яраткан шөгыле – балык кармаклау һәм үз йортын төзүгә багышлый. Матур һәм сыйфатлы булсын өчен, барысын да үз куллары белән ясарга тырыша. Ә кышкы озын кичләр нәкъ менә иҗат өчен инде.
Евгений хатын-кызлар портретлары ясарга ярата. Гадәттә ул моны фотография буенча эшли. Хатын-кыз йөзенә матурлык һәм нәфислек өстәргә була, ди рәссам. Өстәвенә, алар хис-тойгыга бай, иреннәрен кысып яисә керфекләрен сирпеп, бөтен кичерешләрен тасвирлап бирә ала.
Евгений гадәттә каләм белән эшли. Бу гади корал портрет хуҗабикәсенең хисләр тирәнлеген, холкын, кәефен чагылдыра. Кара һәм ак төсләрне оста кулланып, ефәк тасманың балкышын, чәчләрнең йомшаклыгын, керфекләрнең серлелеген тасвирлый ала. Әйкәндәй, рәсемнәр өчен кысаларны да рәссам үзе ясый.
Рәсем төшерүдән тыш, яшь кеше сыннар ясау белән да мавыга. Аның эшләре шәһәрдә һәркемгә таныш – быелгы Яңа ел шәһәрчеге нәкъ аның куллары белән бизәлгән иде.
– Күргәзмәм аша тормышның эш һәм өй белән генә чикләнмәвен күрсәтергә теләдем, – ди рәссам. – Һәр кеше сәләткә ия, яңалыкны өйрәнергә курыкмаска гына кирәк. Һәр иҗат холыкка йогынты ясый. Матур һәм файдалы әйберләр иҗат итеп, кеше үзе дә уңай якка үзгәрә, җылы сүзләр әйтәсе, изге гамәлләр кыласы килә аның.
Читайте нас