Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Җәмгыять
20 Июля 2020, 09:00

Блиц-уен остасы

16 яшьлек туймазылы район, республика чемпионы булган, күптән түгел исә халыкара дәрәҗәдәге гроссмейстерны җиңгән

Туймазылы Илнар Бигалин Үзәк мәдәният һәм ял паркына шахмат уйнарга еш йөри. Өлкән уенчылар элегрәк аның белән зирәклек алышына бик теләп чыга. Әмма укучы белән ярышырга теләүчеләр акрынлап кими. Чөнки Илнар – спортның шушы төре буенча беренче өлкәннәр разрядына ия, 2019 елда шахмат буенча үсмерләр арасында Башкортстан чемпионы, Русия ярышларында күп тапкыр бүләкләнүче.
Илнар өченче сыйныфта укыганда беренче тапкыр шахмат сыннарының такта буйлап ничек хәрәкәт итүенә төшенә. Тиздән 1нче спорт мәктәбенең Нәфис Муллагалиев җитәкләгән «Шахмат» бүлекчәсенә языла.
Педагог малайдагы чыдамлылык, хәтер, фикерләү тизлеге ише сыйфатларны шундук күреп ала. Ике ел күнеккәннән соң Илнарның әтисе аның белән уйнамый башлый, чөнки улын җиңә алмый. Күптән түгел район ярышларында үсмер, өлкән шахматчыларны узып, чемпион булган.
– Илнар, ни өчен виртуаль танк уеннары яисә монстрлар белән алышка түгел, шахматка мөкиббән син?
– Мондый компьютер уеннары кешене үстерми. Өстәвенә, алар уйларга өйрәтми. Реакция белән тизлеккә баскетбол секциясендә, футбол уйнаганда ия булам. Виртуаль шахмат бәйгеләре акча эшләү мөмкинлеге дә бирә хәтта. Мә-сәлән, күптән түгел өлкәннәр өчен Русия турнирларының берсендә мин акчалата бүләк оттым. Отылам да – мондый ярышларда көндәшләр бик көчле. Әмма тренер Нәфис Вәзир улы җиңелгәндә күңел төшенкелегенә бирелмәскә, көчлеләр белән алышырга киңәш итә. Җиңү белән мактанып, бер үк дәрәҗәдәге уенчылар белән алышу – бер урында таптану ул.
– Иң көчле кайсы уенчыны җиңә алдың?
– Быел блиц-уенда Германия гроссмейстерын җиңдем. Онлайн-алышның асылы – көндәшеңне хаталанырга мәҗбүр итү һәм көчсез ягын табу. Җиңүгә омтылучы шахмат теориясен төпле белергә һәм кыска гына вакытта үзәкне күздә тотарга, корольне сакларга һәм көндәшенең планнарын бозарга тиеш.
Блиц-уенда тренерым Нәфис Муллагалиевны да җиңә алдым. Ул моңа шатланды гына һәм мине виртуаль ярышларга ешрак җибәрә башлады.
– Шахматчыларыбызга нинди гадәти һәм катлаулы чыгышлар тәкъдим итәр идең?
– Гамбит Эванс ысулын. Аның нигезендә – хәрәкәтле пешкалар үзәге оештыру өчен пешкаларны кызганмау. Ул сизелмәгән тозак өчен байтак мөмкинлекләр ача. Алар турында белмәсәң, җиңү авыр. Каро-Канны да өйрәнү зарур (инглиз уенчысы Горацио Каро һәм австрияле Маркус Канн хөрмәтенә шулай аталган ул). Аны Анатолий Карпов озак еллар уңышлы файдаланды, шул исәптән чемпион исемен алу өчен. Шушы һәм янә берничә ысул кулланмасаң, ерак китә алмыйсың.
– Шахмат киңлекләрендә никадәр ерак китәргә уйлыйсың?
– Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң педагогика колледжына укырга кердем. Көз көне районның махсус урта уку йортлары арасында, аннары республика ярышларында аның данын яклаячакмын. Максатым – төбәк яисә Русия турнирларында җитәрлек балл җыеп, спорт мастерлыгына кандидат исемен алу. Хәзер шахмат буенча халыкара онлайн-кубоклар җитәрлек. Көчле көндәшләр белән алышырга җыенам. Мондый тәҗрибә үсеш мөмкинлеге бирә.
Читайте нас