Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Җәмгыять
20 Июля 2020, 06:54

131 туймазылы армиягә алынды

Язгы чакырылыш тәмам.

Гадәттә ул апрельдән 1 июльгә кадәр дәвам итә. Әмма коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә быел хезмәткә чакыру эшчәнлеге чигерелде – комиссияләр майдан гына эшли башлады.
Хезмәт итү урыннарына китәр алдыннан егетләр коронавирус инфекциясенә тест тапшырды. Аларны туплау үзәкләренә һәм хәрби хезмәтен үтү урыннарына ташу өчен тәгаенләнгән һава судноларында, поездларда һәм автобусларда дезинфекция-йогышсызландыру үткәрелде. Ул гына да түгел – хезмәт итү урынына килеп җиткәч, хәвефкә дучар итмәс өчен егетләр ике атна дәвамында карантинда булачак.
Безнең республикадан кимендә биш мең егет китте армиягә. Бу Үзәк хәрби округ төбәкләре арасында иң күбе.
Язгы чакыру комиссиясен 18-27 яшьлек 689 туймазылы үтте, шуларның 131е Кораллы көчләр сафларын тулыландырды.
Егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләренә тәгаенләнде. Калганнары Милли гвардия, хәрби-һава, десант, ракета һәм һава-космос оборонасы гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.
Хезмәт вакыты элеккечә – 12 ай.
Фото:img.amur.info
Читайте нас