Быел Япрыкта гомер итүче Мәгъфия Шәмсетдиновага 80 яшь тулды. Аның язмышына язганнары өч кешегә торырлык. Аның каравы, ул аны артыгы белән бүләкләгән: Мәгъфия Хөснулла кызының өч баласы, 20 оныгы һәм онык баласы бар. Барысы да якында гына яши, даими хәлен белешә. Әйткәндәй, ялгызлыктан интекми ул: йортының барлык бүлмәләре чигү белән бизәлгән.
Мендәр-япмалары, сөлгеләре – барысы да чигелгән. Ап-ак мендәр тышлары һәм япмаларда гөлчәчәк, мәк чәчкәгә бөреләнгән, алар янында кошлар һәм песи балалары урнашкан.
– Үзебезнең һәм күрше авыллардагы бер генә бәйрәм дә Мәгъфия Хөснулла кызының эшләреннән башка үтми, – ди Илчембәт мәдәният йорты иҗади берләшмәсе җитәкчесе Гөлфия Хаматшина. – Район Сабан туенда да коткара ул безне. Безнең авыл советы тирмәсе һәрвакыт күркәм булуына игътибар иткәнсездер инде.
– Кул эшенә әниемнән өйрәндем, – ди Шәмсетдинова. – Үземне белгәннән бирле аның эшсез утырганын күрмәдем – тегә, бәйли, чигә иде. Тик ул тоташ чиксә, мин әвернәләп.
Балалары үскәндә ихатада да эш күп була, мавыгуын бераз онытып тора ул. Пенсиягә чыккач кына яраткан шөгыленә башы белән чума – Шәмсетдинова 25 ел киномеханик булып эшли. Моннан тыш, биш ел төп эшен почтальон эше белән бергә алып бара – редакциянең гәзит тарату хезмәте барлыкка килгәч, беренчеләрдән булып «Туймазы хәбәрләре»н тарата башлый.
– Аның каравы, хәзер чигүгә вакытым күп, – дип елмая апа. – Мөмкинлек чыккан саен утырам. Хәзер тукыма белән мулине җитәрлек. Эшлә генә! Чигү көч бирә, 20 минут иҗат итсәм, чәмләнеп китеп, барлык эшләрне кырып ташлыйм.
Оста иҗат өчен сурәт үрнәкләрен махсус журналлардан ала, аларны сатып алырга акча кызганмый ул. Кайчак бизәкләрне һәм сюжетларны үзе уйлап таба.
– Чигүне теләсә кем өйрәнә ала, – ди кул эше остасы. – Теләк һәм түземлек кенә кирәк. Башта чигү өчен әзер үрнәк сатып аласың, анда җирлек, җеп, энә, схема – барысы да бар. Үзаллы эшли башларга киңәш итмим. Чөнки башта күпме мулине һәм җирлек кирәк буласын исәпләп чыгарасы, энә сайлыйсы бар. Шуңа күрә әзер җирлектәге зур булмаган сурәткә тукталыгыз. Әвернәне уңнан да, сулдан да дөрес салырга өйрәнегез. Чигү өчен үзегез сюжетлар уйлый башлагач, җирлек өчен махсус маркер сатып алыгыз, эш вакытында схемагыз буталмасын өчен аның белән тукымага шакмак-лар сызыгыз.
Еш кулланган әйберләр – мендәр тышлары, блузка, пәрдәләр чигәсез икән, аларны кулдан юыгыз. Бервакытта да белизна кулланмагыз! Югыйсә, мулиненың буявы җәеләчәк, сурәт бозылачак, һәм андый эшләнмәне юып булмаячак.