Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Ясно
Җәмгыять
15 Июля 2020, 07:39

«Бисмилламны әйтеп башлыйм улыбызның бәетен...”

Эле күптән түгел Казанда җитди авыруы нәтиҗәсендә “бәллүр ханым” буларак танылган татар шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе Лилия Тимергалиеваның 13 майда бәби табу сөенечен уртаклашкан идек

Бүген исә кайгылы хәбәр җиткерәбез – улы Салават мәрхүм. Бу хәбәрне ханым үзенең Инстаграм битендә шәхсән урнаштырган һәм улының кабере фотосын да куйган. Фотодан күренүенчә, сабый 2 июньдә вафат булган. Ана улына атап бәет чыгарган.
Табиблар Лилияне ихтимал катлаулану-өзлегүләр турында кисәтеп килде, әмма ул бала табарга карар итүе турында бер тапкыр да үкенмәгән. Медицина хезмәткәрләре җитди авырулы Лилиянең баланы күтәрә алуын да могҗизага саный.
Гаиләгә сабырлык телибез! Сабыйларының урының оҗмахта булсын.
Мәгълүмат Инстаграмдагы “Татарстан талант” сәхифәсе нигезендә әзерләнде.
Фото "ВКонтакте" челтәреннән.
Читайте нас