Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Җәмгыять
10 Июля 2020, 14:40

100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәннәр

Кыйгы районында100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранының көч кулланып үтерелгән мәетенә тап булганнар. Кыйгы районында100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранының көч кулланып үтерелгән мәетенә тап булганнар.

Тикшерү комитеты кичекмәстән җинаять эше кузгаткан. Ветеран Иван Несмеянов 2019 елның 12 ноябрендә 100 яшен билгеләгән. Ветеранны талаганнар дип фаразлана. Тикшерү белән махсус төзелгән тикшерү-оператив төркем шөгыльләнәчәк. Төркемне Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары җитәкли. "Кылынган җинаятьнең һәм аны кылуга катнашы булган затларның барлык нечкәлекләрен билгеләү максатыннан тикшерү-оператив чаралар комплексы үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү Республика Тикшерү идарәсе җитәкчесе һәм республиканың эчке эшләр министры шәхси күз уңында", - дип хәбәр ителә.
Фото: җәмәгать челтәрләреннән.
Читайте нас