Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртган кешеләр яши. Әти-әни гаилә тоткасы булса, балалар - гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә нәкъ менә шундый гаилә турында язасым килә.
Бишкурай авылында яшәүче Айгөл һәм Заһит Хәмидуллиннар, аларның мәхәббәт җимешләре Разалина һәм Ралина бу. Менә егерме елдан артык инде төп йортта әниләрен Физә апаны хөрмәтләп тату бер кичерә алар. Кызганычка, әтиләре ун ел элек гүр иясе булды. Ризат абый хаклы ялга чыкканчы колхозда механизатор булып эшләде, гел алдынгылар исәбендә булды.Алар биш балага гомер бирде. Балалар үзаллы тормыш корып, матур яши. Физә апага быел сиксән бер яшь була, олыгайган көнендә ул бик бәхетле, тату итеп улы-килене хозурында яши. Килене Айгөл бик уңган, йорт-җирләре чиста, шау чәчкәгә күмелгән.
Кызлары Разалина Октябрский шәһәрендә техник-геодезист һөнәрен үзләштерә, Ралина юридик колледжта укый.
«Әткәй-әнкәй, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә, әткәй, безгә шулай кадерле», - диләр кызлары әти-әниләре турында.
Тырыш, уңган Хәмидуллиннар гаиләсенә сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, аяз күк йөзе телим.