Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
7 Июля 2020, 09:00

Яшьләребез Туган ил сагына баса

Язгы чакырылыш вакытында Туймазыдан 124 егет хәрби хезмәткә китәчәк

Шимбә, иртәнге сәгать алты. “Олимпиец” стадионында башта республика хәрби комиссариатына, аннары гаскәрләргә озату өчен егетләрнең чираттагы төркеме җыелган – 11 туймазылы бу. Озатучыларның исә исәбе-саны юк.
Якташлары Артур Кәримовны армиягә озату өчен карамалыгобәйлеләр җиде машинада килгән. Иң гаҗәпләндергәне – туганнары һәм дуслары арасында бер генә эчкән кеше дә күзгә чалынмады. Яшьләр армия турындагы танылган җырларга биеде, булачак солдат белән фотога төште.
– Артур, армиягә әзерләндеңме? – дип кызыксынам егеттән.
– Әзерләндем дип әйтү артык булыр, мөгаен. Физик яктан күп эшләдем, сәламәт тукландым, тәнемне күнектердем, сәламәтлегемә начар гадәтләр белән зыян салмадым. Бу миңа ярдәм итәр дип ышанам.
– Үзеңне нинди гаскәргә тәгаенләячәкләрен белә-сеңме?
– Әлегә юк. Һава-десант гаскәрләренә эләгәсе килә, әлбәттә. Абыем десант гаскәрләрендә разведротада хезмәт итте һәм хезмәте турында бик күп сөйләде. Бу укулар, марш-бросоклар, ату, кул көрәше, хәрби техниканы үзләштерү. Асылда, хезмәттән курыкмыйм.
– Улыгызны армиягә җиңел күңел белән озатасызмы? – дип сорыйм Артурның әнисе Дания Мирхаҗиян кызыннан.
– Әйе. Улларымның өлкәне разведкада хезмәт итте һәм чын батыр булып кайтты. Өстәвенә, ике ел ашыгыч хезмәттән соң тагын бер елга контракт буенча калды. Бу аңа файдага гына булды, дип исәплибез.
– Мин махсус тәгаенлә-неш гаскәрләренә эләктем, – ди туймазылы Нияз Шәй-марданов. – Әйткәндәй, хезмәткә китәргә бер ел алдан мин теге яки бу гаскәрләргә нинди сыйфатлардан чыгып билгеләүләрен белдем. Артык ябык булмау, мускуллар авырлыгы да җитәрлек дәрәҗәдә булу, тиз йөгерү, аркылы борыста күтәрелү осталыгы зарур. Заманында үзе дә армиядә хезмәт иткән әти саллы киңәшләрен кызганмады: үз бурычларыңны башкаларга йөкләтмә, үзеңне дә кимсеттермә.
– Хәзерге армия хезмәте
турында интернет-фо-румнарда күп укыдым, – ди Ниязның әнисе Светлана Гыйлем кызы. – Төрле фикерләр бар. Тискәресе дә җитәрлек, әмма уңайлары күбрәк. Бүген ашыгыч хезмәттәге егетләрнең тәннәрендә күгәргән, бәрелгән урыннар булу-булмауны көн саен тикшереп торулары, аларны контракт буенча хезмәт итүчеләрдән аерым казармага урнаштырулары сөендерә.
Һәр ана үз баласы өчен көяләнә. Без дә борчылабыз, әмма төшенкелеккә бирелмибез. Улыбызның хезмәтен күз уңында тотачакбыз, кирәк булса, командирлары белән элемтәгә чыгачакбыз.
– Сезне хәрби-табиб комиссиясенә чакыртылган 865 кеше арасыннан сайлап алдылар, – дип мөрәҗәгать итте хезмәткә китәчәк егетләргә районның хәрби комиссары Салават Бәхтияров. – Сез психология тестлары үттегез, полиция күз уңына эләкмәгәнсез, агулы матдәләргә һәвәслегегез юк, спортчыларга хас яхшы сын-гәүдәгә иясез, техника ягыннан белемлесез, димәк, яшьләрнең асылы. Хәрби бүлеккә барып урнашу белән, зинһар, әти-әниегез белән элемтәгә чыгыгыз, хәлегезне сөйләп бирегез, командирларның телефоннарын хәбәр итегез.
Безнең районнан язгы чорда ашыгыч хезмәткә 124 егет китәчәк. Быелгы чакырылыштагы егетләргә Русиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итәргә туры киләчәк – Калининградтан алып, Владивостокка кадәр. Күпчелеге – коры җир гаскәрләрендә һәм хәрби-космос көчләре тармакларында. Берничә кеше хәрби-диңгез флотына эләгәчәк.
Фото: v-kurse.ru
Читайте нас