Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Җәмгыять
7 Июля 2020, 09:40

Таҗетдиновларча сөю

Күпбалалы яшь гаилә үз йорты турында хыяллана

Әти-әнисе йорты ихатасында балаларының шат көлү тавышларын ишетеп, Диләрә күтәрмәгә чыкты. Тормыш иптәше төпчек кызларын күккә чөя. Һавага талпынган бер яшьлек Амилия чыркылдап көлә. Өлкәннәре – 9 яшьлек Диана белән 6 яшьлек Риана да моны күреп сөенә. “Ничек күңелле сезнең монда!” – дип елмая әниләре һәм, тиз генә телефонын алып чыгып, барысын да фотога төшерә. Замана әниләре шундый бит хәзер: барысын да фотога төшереп өлгерергә ашыга!
– Ишле гаиләнең бәхет сере нәрсәдә дисезме? – «кызлар патшалыгы» хакиме Линар Таҗетдинов озак уйлап тормады. – Бәлки, иң мөһиме – юл кую, икенче яртыңны ишетү һәм тыңлый белү, бер-береңнең фикеренә колак салудыр? Бездә һәрхәлдә шулай. Хәтта балаларның фикерен дә тыңлыйбыз. Кызларыбыз йорт салуыбызны тели. Әлегә сәбәп табып, баш тартабыз – кыйммәт. Әмма ишле гаиләбезгә зур йорт кирәк булганлыгын аңлыйбыз.
– Гаиләң ныклы булсын өчен үзеңнән башла. Балалар сине кабатлый гына ул. Кемнең күпме эшләгәнен санап утырырга кирәкми. Линар, мәсәлән, миңа уңайлы булсын өчен күп мәшәкатьне үз өстенә ала. Ирем белән шулай итеп яшибез инде, балалар исә бездән өйрәнә, – ди иренең сүзләрен хуплап, Диләрә.
Таҗетдиновлар йортында балалар җансурәтне көненә берәр сәгать кенә карый, каникул вакытында телефоннар берничә минутка гына бирелә, анысы да ял көннәрендә генә. Әмма алар һәрвакыт уйный, рәсем төшерә, сүз көрәштерә, үпкәли, кабат дуслаша, кочаклаша – балачакта ничек булырга тиеш, шулай. Әти-әни бар нәрсәне балалары белән бергә башкарырга тырыша: кибеткә йөри, ризык әзерли, укый, уйный, велосипедларда йөри. Велосипедларда бишесе бергә сәяхәт итү өчен Амилиянең үсүен түземсезләнеп көтә.
Линар белән Диләрәнең мөнәсәбәтләре вакыт белән сыналган. Бер-берсен беренче тапкыр 16 ел элек, 9 май бәйрәмендә дискотекада күреп кала алар.
Ир белән хатын икесе дә Серафимовкадан. Туй көненнән алып шәһәрдә яшәү турында хыялланган. Гаиләдә беренче бала тугач, яшьләр дәүләт торак программасы турында ишетеп кала. Документларын туплап, чиратка баса. 2017 елда ипотекага фатир сатып ала, субсидия өчен докуменларын хакимияткә тапшыралар. Өченче кызын Линар бала табу йортыннан үз фатирларына алып кайта.
– Күп балалы гаилә буларак, саллы дәүләт ярдәме алдык – ипотекабызның 1 миллион 261 мең сумын чигерделәр, – ди Линар. – Тәүге айларда 22 мең сум түләгән булсак, әле биш мең сум гына түлибез. Хәзер фатирыбызда яхшы ремонт ясау мөмкинлеге туды. Уку елы башланганчы, аны төгәлләрбез дип ышанам. Өлкән кызыбыз – сыйныфташларын, инглиз теле дәресләрен, уртанчы кызыбыз боз сараенда нәфис шуу күнегүләрен сагынды. Тормыш иптәшемне балалар бакчасында көтәләр, ул тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Амилия балалар бакчасына йөри башлагач, эшкә чыгарга ниятли.
Гаилә башлыгы Себердә хезмәт сала, шуңа күрә әби-бабалары ярдәм итә. Әмма Диләрә балалары белән шәһәрдә яшәгәндә барысына да үзе өлгерергә тырыша. Хәзер машина йөртү курсларына язылган, ире вахтада чагында машина кул астында булса, җиңелрәк аңа.
– Мөнәсәбәтләребез елдан-ел ныгый, чөнки без сабырлана төшәбез. Тиз кызучанлыгыбыз, уйламый кылган гамәлләр яшьлектә калган. Гаилә – ул минем калгәм, кызларымны бик сагынам, – ди гаилә башлыгы. – Көн саен видеоэлемтә буенча сөйләшәбез. Мине сагыналар һәм көтәләр дигән уй меңнәрчә километр ерак-
лыкта, салкыннарда да җылыта мине.
Читайте нас