Берәүләр студент елларында төзелгән никах нык-лы була ди, бәгъзеләре моңа каршы төшә. Ир яисә хатынның берсе озак еллар сәхнәдә чыгыш ясап, икенчесе халык каршына чыгудан тайпылса, алар гомумән язмыш сынауларына дучар була. Люция Галләнур кызы белән татар драма театры актёры Алик Харис улы Җәйләловның тормышы да гел генә ал да гөл булмаган. Яшьләр Стәрлетамакта Башкортстан мәдәният-мәгърифәт училищесында, режиссура бүлегендә укыганда танышкан һәм менә инде 35 ел бергә.
– Алик сезне нәрсә белән җәлеп итте һәм йөрәкләрегез ничек бергә кушылды? – дип кызыксындык Люция Җәйләловадан.
– Ул көчле – элек диңгез пехотасында хезмәт иткән, куллары алтын иде. Училищеда миңа катыргыдан сәхнә декорацияләре эшләргә ярдәм итте. Бергәләп сценарийлар яздык, – ди Люция Галләнур кызы. – Мин – төркем старостасы, ул техникага мөкиббән, белемле егет. Кайчак кино корылмаларын өйрәнү фәнендә укытучыны алыштыра иде хәтта.
1986 елда училище тәмамлау турындагы дипломны алып, Туймазыга кайттык. Тиздән әнием белән очрашып: “Люциягә өйләнсәм, каршы килмәссезме?” – дип сорады. Башта әни күңеленә ачкыч тапты, аннары инде мин дә риза булдым, чөнки ул миңа ошый иде. Әмма чын хисләр кызыбыз тугач кына уянды. Төпле, хәстәрлекле, безне кадерләп саклаучы әти икәнен күрдем аның. “Рядовойлар” спектаклендәге солдат роленнән соң аңа тагын да ныграк гашыйк булдым.
– Люция – тамашачым һәм бер үк вакытта тәнкыйтьчем дә, – дип сүзгә кушыла Алик Харис улы. – Мин район киночелтәре начальнигы урынбасары булып эшли идем. Ул ябылгач, 90нчы еллар уртасында элекке укытучым, режиссёр Ильяс Сәхибгәрәев мине татар драма театрына актёр сыйфатында чакырды. Беренче ролем – япон драматургының “Торна каурыйлары” пьесасында крестьян роле. Мин аны 1996 елда уйнадым, һәм ул Люциягә ошамады.
“Рядовой”ларда сугыш утында көйгән солдатны уйнаганда исә күзләре очкынланып яна иде аның. Бу рольдә мин яугир-әтиемне һәм бераз гына үземне уйнадым.
– Ир-узаман, гастрольләр, хатын-кызларның дәртле карашлары... Алып китәрләр дип курыкмадыгызмы? – дип сорыйм Люциядән.
– Аны тик торганнан гына алып китеп булмый, шуңа гомеремне аның белән бәйләдем дә инде. Чын ир-ат, сүзләре хисләре кебек үк чын. Әйткән – беткән. Өйдә нигъмәт тулы булачак дип вәгъдә итте, шулай булды да. Катлаулы 90нчы елларда без аның әти-әнисе йортында яшәдек, ул ныклы хуҗалык корды: сыерыбыз, сарыклар, кош-корт асрадык, бакча тоттык. Кибеттән азык-төлекне бик сирәк сатып алдык. Бер актёрның хезмәт хакына әллә ни баеп та булмый инде. Әмма Алик дөньяны алып бара белде.
Мәктәптә үк “актёр” булган ул. “Гамлет”та уйнарга хыялланган һәм максатына ирешкән. Шекспирның трагедиясе татар драма театрында берничә ел рәттән барды, аннары Уфада, Мәскәүдә куелды. Аның Горациосы искиткеч иде.
Пенсиягә кадәр район электр челтәрләрендә эшләдем. Төп байлыгыбыз – гаҗәеп балалар һәм онык-ларыбыз, дип уйлыйм.
– Ныклы мөнәсәбәтлә-регезнең сере нидә?
– Иремнән артыгын таләп итмәдем. Бәхәсле очрак-ларда утка май өстәмәдем, аны игәмәдем. Иргә карата хәерхаклы мөнәсәбәттә булырга кирәк, югыйсә гаилә касәсе чатнаячак. Чөнки ул минем балаларымның атасы, беренче дистә елда ук аның белән утны-суны кичтек. Безне күп нәрсә, беренче чиратта, туган мәдәният бәйләде. Мин сәхнәгә омтылмадым, гаилә өчен яшәдем. Андагы мохит өчен мин җаваплы булдым. Һәрберебез рольләребезне уңышлы башкарган өчен озак еллар бергә без.