Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Җәмгыять
6 Июля 2020, 07:50

“Юллар көтә безне, җырлар көтә...”

Республиканың веломаршрутлар челтәре Кандракүл аша үтте

Балачакта без кинәнеп корабларда дөнья гизү, сәяхәтләр турында китаплар укый, һава шарында еракларга гаҗәеп очышлар турында фильмнар карый идек. Бүген теләгән һәркем самолётка яисә үзенең автомобиле руле артына утырып, өйдән меңнәрчә километр еракка чыгып китә ала. Әмма машина белән авиалайнер – гадәти күренеш. Башыгызда велосипедта сәяхәт итү турында фикер туганы булмадымы сезнең? Дөнья тирәли дә булмасын, туган Башкортстаныбыз буйлап, биредә сихри, гүзәл, гаҗәеп күренешләр бихисап күп. Өстәвенә, моны тәҗрибәле велосипедчы җитәкчелегендә бердәм төркем белән таныш маршрутлар буйлап та эшләргә мөмкин. Сезне чыннан да кызыксындырган икән бу, шатландырырга ашыгам – хәзер Башкортстанның иң кызыклы урыннары буйлап 13 веломаршрут салына.

Бу эш «VeloRussia» проекты кысаларында башкарыла, аның төп максаты – Азия белән Европаны велосукмак ярдәмендә тоташтырып, бөтен Русия буенча веломаршрут салу. Башкортстан Республикасы исә аның чигендә урнашкан. Проект күп очракта Европа тәҗрибәсенә таяна, анда халыкның күпчелеге экология транспортын хуп күрә.
– Мин Уфада туып үстем, Башкортстан табигатенә гашыйкмын һәм ул велосәяхәтләр өчен кулай дип исәплим. Шуңа күрә Русия проекты нәкъ биредә башланды, – ди «VeloRussiа» төбәк проекты җитәкчесе Антон Сазонов. – Барлык веломаршрутлар да автотранспорт хәрәкәте чикләнгән төбәк юллары буйлап үтәчәк. Хәрәкәт итү уңайлы булсын өчен юл авышлыгы 10-12 процент чамасы гына тәшкил итәргә тиеш. Хәрәкәтне башлау һәм тәмамлау уңайлылыгы өчен исә барлык үзәкләр тимер юл станцияләренә бәйләнгән. Веломаршрутлар юлда кунакханә яисә ял базалары урнашырлык итеп төзелгән, алар булмаганда исә хәвефсез урында чатыр корырга мөмкин.
Антон Сазоновның сүзләренә караганда, былтыр Европа буйлап велосәяхәттән соң ул сәяхәтләрнең бу төрен максатлы юнәлешкә чыгарырга карар иткән. Ул үзенең “корыч атында” Уфадан Лиссабонга (Португалия) кадәр барып җиткән. Европа шәһәрләрен үткәндә, һәр илдә үзенең милли велосәяхәтләр челтәре булуга игътибар иткән. Өстәвенә, теләсә ничек салынган түгел, билгеле кагыйдәләр һәм стандартларга туры китереп. Башкортстан мәйданы буенча Европа илләренең кайберсенә тиң һәм анда күренекле урыннар күп булу сәбәпле, уфалы карар иткән: “Бу фикерне нишләп әле туган төбәктә тормышка ашырмаска?” Проект рес-
публика Башлыгы гранты һәм Президент грантлары фонды тарафыннан хуп-ланган.
– Хәзер, җәйге чорда, без барлык веломаршрутларны шомартабыз. Шулар арасында “Агыйдел елгасы тамагы” юнәлеше бар. Ул Карман станциясеннән башлана һәм Кандра авылы, Кандракүлгә кадәр дәвам итә. Табигать паркын рес-публика халкы да, кунаклар да үз итә. Башкортстанның күренекле урыннарының берсе бу, дисәм, һич ялгышмам, – дип дәвам итә Антон. – Маршрутыбыз Туймазының үзеннән үтми, әмма минем анда булганым бар. 7нче мәктәп белән бергәләп, “Дөнья балалары” проектын тормышка ашырабыз. Шулай ук Туймазы балалар-сәяхәтләр үзәгенең чәмле эшчәнлеге хакында да ишетеп беләм. Бәлки, киләчәктә, уртак проектларыбыз да булыр.
Веломаршрутларыбыз җитди әзерлексез кешеләр өчен дә кулай булсын дип тырышабыз. “Көньяк Урал” маршруты – искәрмә, юл асылда таулы төбәктән үтә. Монда сәяхәтчеләрдән физик әзерлек таләп ителә. Шулай булса да, анда кызыклы урыннар бик күп: Серпиев мәгарәләре, Җигалга сырты, иске завод хәрабәләре, Ар, Шүлгәнташ тыюлыгы, Морадым тарлавыгы, Белорет, Ырымбур шәһәрләре һәм башка бик күп урыннар.
Һәр маршрут уртача 300 километр тәшкил итә. Бу ашыкмыйча гына: ял итү, учакта аш пешерү, кафега кереп, тамак ялгау, күренекле урыннарны карау белән бергә дүрт-биш көнлек юл. Өстәвенә, без бер үзәктән икенчесенә мәҗбүри барып җитү максатын куймыйбыз. Веломаршрутлардан челтәр төзелгән, араны кыскарту яисә озынайту өчен аларны алмаштырырга да була. Иң мөһиме, сәяхәтчеләргә уңайлы булсын. Безнең бурыч – кешеләрнең велосипедта да нәтиҗәле сәяхәт итүе. Велосәяхәт поезд, самолёт яисә машинада барганда күреп булмаган, юлда очраган кызыклы һәм матур күренешләрне карау өчен әллә күпме мөмкинлекләр ача.
Аның файдасына тагын бер саллы сәбәп – велотуризм сәяхәтнең демократияле төре. Ул җитди чыгым һәм олимпия әзерлеге таләп итми. Мин дөньяның алтмыш илендә булдым һәм күп кешенең ике тәгәрмәчле транспортта хәрәкәт итүенә игътибар иттем. Бездә дә шундый заман килер дип ышанам.
Проект, маршрутлар һәм оештыручылар турында тулырак мәгълүмат terra-bashkiria.info сәхифәсендә.
Читайте нас