Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Җәмгыять
6 Июля 2020, 08:20

“Кадерле якташларым” проекты хупланды

Туймазы 8нче мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Резван Гатауллин 300 мең сум күләмендә Президент гранты откан.

Укучы бу акчага районыбызның мактаулы кешеләре турында җыентык чыгармакчы. Анда шушы исемгә лаек булган барлык 45 кешенең дә исеме керәчәк. Моннан тыш, Резван төрле чаралар, шул исәптән мактаулы кешеләр белән очрашулар үткәрүне күздә тота.
Грантка ия булу өчен Резванга ике ел вакыт таләп ителгән. Барысы да мактаулы кешеләр турында фәнни-тикшеренү эшеннән башланган, ул бөтенрусия һәм халыкара иҗат ярышларында бүләкле урыннар яулаган. Аннары Резван районның мактаулы кешеләренең кайберсе белән очрашкан, туган як музеенда һәм төбәк архивында алар турында мәгълүмат туплаган, һәм эш тикшеренү проектына әверелгән.
Проект Туймазы шәһәренең – 60, Туймазы районының – 90 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Резван проектын Президент гранты бәйгесенә тәкъдим иткән. Җиңү озак көттермәгән.
Читайте нас