Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Ясно
Җәмгыять
6 Июля 2020, 07:55

Инспекторның һәр ишарәсе – гадел хөкем күз уңында

Яшь дәүләт автоинспекторы ярты елда автомобильдә күзен-башын тондырып чапкан 30 бәндәне тоткарлаган

Дәүләт автоинспекторы булу җиңел түгел. Шактый киң таралган хәл: автомобильне туктатуы була, “зирәк белемле” шофёр шундук аны смартфонга төшерә, үзен законсыз туктатуларында гаепли башлый. Ул гына да түгел: туктап тормый чабарга һәм эзәрлекләү барышында байтак бәла-казага юл куярга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясендә хезмәт итү нечкәлекләре турында ДЮХИИның Туймазы районы юл-патруль хезмәте яшь хезмәткәре Илсур Габдуллин бәян итә.
Илсур 2014 елның 20 ноябрендә армия хезмәтен тутырып кайта. Икенче көнне үк, командирларының хезмәтенә кагылышлы уңай тәкъдимнәрен эләктереп, полициягә эшкә урнашырга китә. Берничә ел вакытлыча асрау изоляторында кинолог булып хезмәт итә. 2019 елда исә, читтән торып юридик югары уку йортын тәмамлагач, ДЮХИИга күчә. Бүген җитәкчеләр аны алдынгы хезмәткәрләр исәбендә телгә ала.
Интернеттагы язмалар халыкны ялгыштыра
– Илсур, дәүләт автоинспекторлары турындагы мәзәкләрне ишетеп, интернеттагы кимсетүле язмаларны карап, кәефегез төшмиме?
– Минем хезмәттәш-ләремә аларның кагылышы юк, бу иң мөһиме. Ролик-язмаларга килгәндә – аларның күпчелек авторлары юл-хәрәкәт кагыйдәләреннән бер генә тапкыр тайпылмаган, таныклыгыннан колак каккан. Алар дәүләт автоинспекторына үч саклый. Моның ише тамашаларны алар үзләрен таныту һәм күбрәк халык җәлеп итү өчен эшли. Еш кына роликларда чын инспекторлар төшерелмәве ачыклана. Әмма бу язмалар халыкта тискәре фикер уята, мине шунысы борчый.
Мәсәлән, ДЮХИИ хезмәткәренә машинаны туктату өчен ниндидер җитди сәбәп кирәк диюләре дөрес түгел. Таныклыкны күрсәтеп, без теләсә-кайсы шофёрның документын тикшерү хокукына иябез, ул исә безгә аны күрсәтергә бурычлы. Баш тарту исә полиция хезмәткәре күрсәтмәсенә буйсынмау буларак бәяләнә. Нәтиҗәсе һәркемгә мәгълүм.
– Ел башыннан алып сез үзегездән качарга теләгән 30 шофёрны тоткарлагансыз. Мондый очраклар ни дәрәҗәдә хәвефле?
– Барысы да кагыйдәдән тайпылучының аек фикер сөрешенә бәйле. Бәхеткә, әлегә табель коралын бер тапкыр да кулланырга туры килмәде.
Былтыр җәй Мичурин урамында күрәләтә аек булмаган шофёр идарә иткән автомобиль күз уңына эләкте. Безне күргәч, ул тизлеген арттырды, чит машинага бәрелеп, ихатага борылды. Юл уңаенда тәгәрмәче тишелде. Шуңа карамастан, ул туктамады. Очкыннар чәчеп, проспект-тан җилдерде, безне юл читенә кысрыклады. Моның ише “урам батырларын” мотлак туктатырга кирәк. Без аны Чулпан төбәгенә кадәр эзәрлекләдек. Биредә ул тизлекне киметә төште һәм мин җиңел машинаның ишеген ачып, кабинага утырырга теләдем. Әмма шофёр көтмәгәндә артка чигенде һәм мине берничә метр сөйрәп барды. Җиңелчә җәрәхәтләнеп, мин аны барыбер туктаталдым.
Руль артында Шаран авылыннан 23 яшьлек исерек егет булып чыкты, электән үк машинага эчкән килеш идарә иткән өчен шофёр таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Хәвефле хәрәкәт һәм полициягә буйсынмаган өчен штраф түләтеп, аны колониягә озаттылар.
Бездә электрон күз бар
– Исерек шофёрлар сезне еш “эштән куамы”?
– Ай саен диярлек. Ярый ла җәзаны тыныч кабул итсәләр, юк инде – дәгъва белдерәләр, эш адвокатка, судка барып җитә, анда эштән соң йөрим. Югыйсә, сменадан соң ял итәргә тиеш мин бу вакытта. Шуңа күрә эшемә кагылышлы гамәлләремне видеорегистратор төбәгендә яисә полиция машинасы эчендә аудио һәм видеоязма кушып үткәрәм. Чөнки төрле хәл була: берәүләр килешергә тәкъдим итә, бәгъзеләре провокация корырга тырыша.
Эшемдә иң катлаулысы нәрсә булу белән кызыксынасыз. Җавап бирәм – һәр гамәлеңне, һәр сүзеңне үлчәп сөйләү, күздә тоту. Биредә алгы сызыктагы кебек – һәр ялгыш хәрәкәт үзеңә каршы дәлил сыйфатында кулланылырга мөмкин. Безнең таләпләрне үтәмәгән исерек шофёрлар кимеми, шуңа күрә эшебез киеренке, әмма кызыклы.
– «Көтелмәгән прово-кацияләр». Нәрсә турында сүз бара?
– Бер анык мисал ките-рәм. Ел башында иртәнге бишләр тирәсендә тотрыксыз хәрәкәт иткән «Лада-Приора” күзгә чалынды. Без аны эзәрлекли киттек. Шофёр махсус сигналга игътибар итмәде һәм тизлекне арттырды. Бер ихатага кереп, хокук бозучы машинасын көрткә батырды һәм качты. Куып тоткач, бу ир каршылык күрсәтергә маташты. Кулын каерып, җиргә егып салдык. Кинәт ул башы белән бозга бәрә башлады. Аннары аны законсыз тоткарлавыбызны һәм тукмавыбызны расларга тотынды. Эш судка җитте, ул анда шофёр таныклыгын бирмәскә маташты. Югыйсә кайнар эз буенча һәм пүнәтәйләр катнашлыгында видеокамера алдында үзе рульгә исерек килеш утыруын таныды. Әйткәндәй, безне видеоязма коткарды да – анда бу бәндәнең шактый гына салганы күренә.
Икенче очрак. Быел кыш безгә бер хатын шалтыратты һәм кандралының, исерек килеш машинасына утырып, Октябрьскийдан кузгалуын хәбәр итте. Аны эзләп тапканчы, ул, баганага бәрелеп, кабыргаларын сындырырга өлгергән иде. Мин аны хастаханәгә озаттым һәм пүнәтәйләр катнашлыгында аның күрсәтмәләрен видеога төшердем. Ул хатыны белән талашу сәбәпле руль артына исерек килеш утыруын яшермәде. Әмма ахырдан исерек булмавын исбатларга маташты.
Хокук бозучыларның күбесе – яшьләр. Гадәттә алар тизлекне арттыра, тәрәзәләрне тоныкландыру кагыйдәләрен боза. Егетләр артык кара пыяла өчен берничә тәүлек арест салыну ихтималын оныта. Моның өчен атна саен диярлек ике-өч яшь кешегә штраф салына, аннары аларны вакытлыча асрау изоляторына җибәрәләр. Чөнки артык тонык пыяла кичке вакытта шофёрга әйләнә-тирәне күрергә комачаулый. Бу исә башкалар өчен хәвефле.
Беләсезме, дәүләт автоинспекторлары турында нинди генә мәзәкләр сөйләмәсеннәр, үземнең мөһим эш башкаруыма иманым камил. Минем өчен иң әһәмиятлесе – тәгәрмәч астында балалар һәлак булмасын.
Читайте нас