Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
6 Июля 2020, 06:40

Илебез киләчәге өчен тавыш бирделәр

Туймазылылар Русиянең Төп законына кагылышлы төзәтмәләрне хуплады

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча бер атнага сузылган тавыш бирү узды. Коронавирус пандемиясе һәм бакча чоры җитүгә карамастан, анда 67,97% русияле катнашты. Төп законга төзәтмәләрне 77,92% кеше хуплады, 21,27% тавыш бирүче инкяр итте.
Башкортстан Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча референдумга килү буенча алдынгылар исәбенә керде – төбәктә яшәүче халыкның барлыгы 90,83 проценты тавыш бирде. Бу чарага туймазылылар да үз өлешен кертте – 91,23% якташыбыз төзәтмәләрне хуплады, тавыш бирүдә исә районыбызда яшәүче кимендә 85,5% кеше катнашты.
Хәвефсезлек чаралары үтәлде
Тавыш бирү районның 83 участок сайлау комиссиясендә үткәрелде, анда барлык хәвефсезлек тәэмин итү чаралары үтәлде. Регламент буенча тавыш бирү үткәрелгән оешмаларның ишекләре ачык торды, бу кешеләрнең ишек тоткасы аша элемтәсен киметергә ярдәм итте. Ишек төбендә 30 катлы антисептик келәм түшәлде, алар пычранган саен алыштырылды. Һәр сайлаучы элемтәсез термометрия үтте, температурасы югары булганнар башкалардан аерым – күчмә урна урнаштырылган өстәмә бинада тавыш бирде. Бу кешеләр аерым ишектән чыгып китте, башкалар белән элемтәгә кермәде.
Барлык сайлаучылар кергәндә битлек, перчатка, ручка алды, алар кулланылганнан соң бинадан чыкканда урнаштырылган махсус капчыкларга тутырылды. Азактан алар үтилләштерелде.
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары саклык битлекләре һәм шлемнарда, перчатка һәм халатларда эшләде.
Идәндә 1,5-2 метр санитария аралыгы калдыру өчен билге сызылды. Күрсәтмәләргә ярашлы рәвештә, тавыш бирүдә катнашучылар паспортларын кулга бирмичә дә мәгълүмат күренерлек арадан торып тәкъдим итте.
Туймазылыларның күбесе Төп законга үзгәрешләр буенча алдан тавыш бирде. 1 июльдә исә сайлау участокларына эш көннәрендә тавыш бирә алмаганнар килде.
Сәламәт милләт һәм тотрыклылык өчен
Гәзитебез хәбәрчеләре берничә сайлау участогында булды. Анда кешеләр ялгызы да, гаиләләре белән дә килде. Алар исәбендә – Сафиннар гаиләсе. 7нче мәктәптә урнашкан 2972нче сайлау участогына гаилә башлыгы Илдар хатыны Гөлнара һәм 19 яшьлек улы Тимур белән килде. Алар мондый чараларны калдырмавын белдерде.
– Сайлау участогына илебездә булачак уңай үзгәрешләргә өмет итеп килдек. Русиянең һәр кешесенең тавышы мөһим һәм кирәк, һәм тавыш бирү көнендә өйдә утыру дөрес түгел, – ди Сафиннар.
Медицина колледжында урнашкан 2980нче сайлау учас-тогына, самокатта җилдереп, дүрт яшьлек Виктория килеп туктады. Ул әбисе Әлфия Ягованы озата килгән.
– Оныгымны үзем белән махсус алдым, – ди Ягова. – Бәләкәйдән сайларга өйрәнсен. Бирегә килер алдыннан Төп законга төзәтмәләр белән таныштым. Беренче чиратта җәмәгать гарантияләре өчен тавыш бирәм. Чөнки мин булачак пенсионер, Конституциягә үзгәрешләрдә исә пенсияләрне ел саен индексацияләү турында сүз бара. Балаларым һәм онык-ларым бәхетле яшәсен дип тавыш бирәм.
Хезмәт ветераны өйдә тавыш бирде
75 яшьлек хезмәт ветераны Евгений Приколотин өчен бу тавыш бирү – мөһим һәм җаваплы чара. Тик сәламәтлеге начар булу сәбәпле, 2988нче сайлау участогына бара алмаган ул, шуңа күрә өйдә тавыш бирергә карар иткән.
– Русия Федерациясенең Төп законына төзәтмәләрне хуплап тавыш бирдем, – ди ул. – Чөнки алар илебезнең имин үсешен вәгъдә итә, анда балалар якланган, пенсионерларга ел саен пенсияләрне индексациялиләр.
Җитештерүчеләрдән азык-төлек
Тоташ Башкортстанда, шул исәптән безнең районда, тавыш бирү көнендә җәмәгать ярминкәләре эшләде, анда кулай бәягә төбәк җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Туймазылылар яшел базарны сагынган, шуңа да алар иртән үк ярминкә рәтләре янына агылды. Ярминкәләр Кандрада – “Юбилейный” спорт һәм мәдәният йорты һәм 4нче мәктәп алдында, шәһәрдә Октябрь мәйданында урнашты. Җылы камыр ризык-лары яисә иртән җыелган бакча җиләге сатып алырга ашыксалар да, кешеләр хәвефсезлек чараларын үтәде – киштәләр янына җыелмады, ара саклады.
БР Умартачылар берлеге – кимендә 100 төрле бал ризыклары, Кандра икмәк комбинаты – 60 төрле икмәк-күмәч, Иске Туймазыдан “Ак-Барс” крестьян хуҗалыгы – үзе җитештергән көнбагыш мае, Гафуровтан “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы бакча җиләге тәкъдим итте. Шунда ук “Серафимовское” җәмгыяте сөт продукциясе сатты.
Сатып алганчы, 87 яшьлек Хәшинә Ганиева бәяләрне җентекләп карап чыкты. Таләпчән сатып алучыны “Ак-Барс” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Вәлиев күреп алды һәм өлкән яшьтәге апага бүләк ясады – көнбагыш маен түләүсез бирде.
Бу көнне районда “Рәхмәт” чарасы эшләде, аның кысаларында тавыш бирүчеләрнең барысы да төбәк җитештерүчеләре товарларына һәм төрле хезмәтләргә ташлама бирүче беләзек-купонга ия булды.

Читайте нас