Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Җәмгыять
6 июль 2020, 09:00

«Биючегә сүз әйтмәгез, Аның биисе килә!”

Сигезенче сыйныф укучысы Лиана Мостафина бии, җырлый, олимпиадаларда катнаша һәм портретлар төшерә

Биергә олысы да, кечесе дә ярата. Кешенең дөрес биемәве дә, үзе белгәнчә хәрәкәтләнүе дә мөһим түгел. Бию – ул ләззәт. Әмма безнең барыбыз да аңа бар булмышын, вакытын багышларга әзер түгел, чөнки сәхнәдә төгәл, күркәм хәрәкәтләр – ул көндәлек һәм үҗәт хезмәт. Туймазылы Лиана Мостафина бу хакта ишетеп кенә белми. Ул хореограф булырга хыяллана.
– Мин балачактан биергә һәвәс идем, – дип сөйли ул. – Әни берара нәфис гимнас-тика дәресләренә йөртеп алды, әмма күңелем спортка тартмады. Аннары музыка мәктәбенә фортепиано бүлекчәсенә кердем, аны быел тәмамладым. Музыка һәм җыр белән мавыгып киттем, әмма барыбер җаныма урын тапмадым. Өч ел элек балалар һәм үсмерләр иҗат йортында Фидалия Фәррахова җитәкчелек иткән “Элегия” бию коллективы барлыкка килде. Ул мине анда катнашырга чакырды. Шатланып риза булдым һәм бу хакта һич үкенмим. Сәхнәдән тамашачыга хис тойгыларыңны өләшү – зур бәхет!
Өч ел “Элегия”дә шөгыльләнү дәверендә алган грамота һәм дип-ломнары кызның портфолиосына сыймый инде. Лиана коллектив исәбендә дә, аерым да шәһәр, рес-публика һәм халыкара бәйге һәм фестивальләрдә чыгыш ясаган. Бүләкләре исәбендә – Халыкара “Таланты России” бәйгесенең (Мәскәү) беренче дәрәҗә лауреат дипломы, IV Бөтенрусия күп жанрлы “Вот оно какое наше лето” иҗат фестиваленең (Сочи) икенче дәрәҗә лау-реат дипломы һәм башкалар.
Биюдән кала, кыз “Альбина” вокал-хореография студиясендә шөгыльләнә, анда сәхнә осталыгында һәм вокалда шомара. Берничә ел инде татар теле олимпиадаларында һәм диктантларда үзе укыган 2нче мәктәп данын яклый икән. Илһам килгәндә исә кыз каләм белән табигать күренешләрен, портретлар ясарга ярата.
Тугызынчы сыйныфтан соң Лиана Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать колледжына керергә хыяллана. Әлегә исә каникулда, Тукайда яшәүче әбисенә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә һәм авыл кибетендә вак-төяккә акча эшли.
Читайте нас