Былтыр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән республикада подъездларны тоташ ремонтлау программасын тормышка ашырыла башлады. Аның максаты – 2024 елга кадәр, күпкатлы йортларда яшәүчеләр теләкләрен искә алып, күпфатирлы йортларның уңайлылыгын арттыру. Шул рәвешле, узган елда кимендә өч мең подъезд яңартылган, быел кимендә ике меңен ремонтлау күздә тотыла. 1117сендә эш башланган да инде. Шул исәптән – Серафимовка авылының күпфатирлы йортларында.
Коронавирус пандемиясе нә-тиҗәсендә программа бюджеты өчләтә кимегән, әмма үткәрелгән яңарту сыйфатына таләпләр арткан. Республика Башлыгы йөкләмәсе буенча (ул программаны үтәгәндә былтыргы хаталарны исәпкә алуны таләп итте) вакыт кысалары шактый кырысланды: яңартылган подъездлар йортта яшәүчеләргә 1 октябрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.
Контрольдә тотучылар исәбендә эш башкарылган күпфатирлы йортта яшәүчеләр дә бар. Нәкъ алар үзләренең йорт комитетлары рәисләре һәм чәмле әгъзалары аша ремонт сыйфатын күздә тота. Серафимовкада да шулай.
Бу торак үзәгендә коронавирус эпидемиясе нәтиҗәсендә тукталып калган эш июньнең беренче декадасында башланды. Программа кысаларында Губкин урамындагы 4, Ленин урамындагы 12, Девон урамындагы 12, 32, һәм 21нче кварталдагы 11нче йорт подъездлары яңартыла.
Күпфатирлы дүрт йортта Туймазы ремонтчылары эшли, Губкин урамындагы йортта төбәктәге хезмәтләндерү оешмасы – “Инициатива плюс” идарәче компаниясе” җәмгыяте бригадалары хезмәт сала. Бу йортта ремонт эшләре тулы куәткә бара: подъездда төзелеш корылмалы урнаштырылган, тегеннән-моннан телефон кабельләре асылынган, һавада краска һәм лак исе. Бу акшарчы-буяучылар подъезд стеналарына җирлек сылый. Йортта яшәүчеләр вакытлы тәртипсезлеккә сабыр карый.
– Әмма ремонттан соң биредә бик матур булачак. Ул төгәлләнгәч, подъездны чәчәкләр белән бизәрбез, – ди йортта барган эшләрне күз уңында тоткан Фәһимә Вәлиуллина. – Стеналар төсен үзебез сайладык, тамбур ишекләр һәм подъездга пластик тәрәзәләр урнаштырырга карар иттек.
Йортта яшәүчеләр йортны төзекләндерү буенча бер карарга килгән. Шуңа күрә, былтыр халыкның үз акчасына диярлек подъездларда тимер ишекләр куйдырганнар. Йорт үзидәрәсенең соңгы елларда ирешелгән иң зур уңышларыннан – “Башкортстан ихаталары” республика программасында катнашуы. Алар былтыргы программага керергә өлгерә. Нәтиҗәдә, йорт ихатасында чагу балалар мәйданчыгы барлыкка килгән, юллар һәм сукмаклар шактый киңәйтелгән.
– Хәзер менә подъездлар да тәртипкә китереләчәк, бездә озак еллар уңайлы һәм матур булачак, – дип сөенә Вәлиуллина.