Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
29 Июня 2020, 09:05

Хыялым – йорт тирәли бакча утырту

Серафимовкада күпкатлы йортта яшәүчеләр ихатасын гөлбакчага әверелдергән

Мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимында Серафимовкадан Нина Курникова вакытын бушка уздырмаган. Фатирында бик күп чәчәк рассадасы үстергән. Көннәр җылыткач, аларны йорт янына утырткан. Ничек итеп әле, берничә ай рәттән шау-чәчәктә утырырлык итеп.
Үзләренә түләүсез тө-зекләндерүче һәм яшел-ләндерүче “зәңгәр очкычтагы тылсымчы” килгәнен көтеп утырмаучы кешеләр бар. Тырма, көрәк, түземлелек һәм хыял белән коралланып, алар әйләнә-тирәсен үзләре кора. Шулар исәбендә – Нина Петровна.
19нчы кварталдагы 16нчы йортта 30 елдан артык яши ул. Пенсиягә чыгу белән яшәгән урынын төзекләндерүгә күп вакыт бүлә башлаган. Өч ел элек йортта яшәүчеләр республика “Күркәм күпфатирлы йорт” бәйгесендә җиңгән. Бу җиңүгә ирешүдә күпмедер дәрәҗәдә йорт янындагы гаҗәеп чәчәклек тә ярдәм иткән, чөнки бәйге кагыйдәләренең берсе – ихатаны карау-тәрбияләү. Бүләк сыйфатында алынган 100 мең сумга тимер ишекләр һәм подъездларда пластик тәрәзәләр куйдырганнар.
Бәйге үткән, Нина Петровна исә ихатаны яшелләндерү белән шөгыльләнүен дәвам итә. Башкача булдыра алмый чөнки. Быел да рассадаларны күчереп утыртканчы бер атна җир казыган. Кайберәүләр: “Сиңа, пенсиядәге кешегә, үзеңне җәфалау кирәкме инде?” – дип кызыксынган. “Мине күбрәк йорт алдындагы бушлык борчый”, – дигән җавап ишеткән алар.
Башта тәрәзә каршында нарцисс һәм лаләләр, хәзер ап-ак һәм куе кызыл чалмабашлар чәчәк аткан. Тиздән лилияләр, декоратив ромашкалар, тырнакгөл, дәлия һәм гөлчәчәкләр шау-чәчәктә утырачак. Оныклары ихатага уңдырышлы урман туфрагы кайтаргач, Курникова юл аркылы урнашкан газонга да чәчәкләр утырткан. Хәзер ул эчке ихатаны гына түгел, йортның әйләнә-тирәсен, шул исәптән юл буйларын яшелләндерергә хыяллана.
– Урын күп. Авыл советы ярдәм итсә, уңдырышлы туфрак китертсә, гөлбакчага әйләндерәбез биләмәне, – ди Нина Петровна.
Читайте нас