Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
29 Июня 2020, 07:55

Алдынгы яңалыклар кулга тотып эшләгәндә килә

Бүген – Уйлап табучы һәм рационализатор көне

«Техника җене кагылган» кешеләр бар. Аларның карашы, рентген кебек, теләсә кайсы механизмны үтәли күрә. Күпләре рационализатор була. Шундый зиһенле һәм чәмле кешеләрнең берсе – «Башнефть» акционерлар нефть компаниясе «Газ эшкәртү предприятиесе» җәмгыяте газ-фракция корылмалары инженер-технологы Рәзит Рәфыйков. Аның исәбендә – байтак рационализаторлык тәкъдимнәре.
Туймазы 8нче мәктәбен тәмамлаган Рәзит Рәфыйков армиядән соң ук Уфа авиация институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, яшь белгечне Стәрлетамакның хәрби техника җитештергән бер заводына эшкә җибәрәләр. Әмма тиздән үзгәртеп кору башлана, һәм предприятиедә пушкалар урынына экскаваторлар җитештерелә башлый. Рәзит Гали улы шунда үзенең беренче рационализаторлык тәкъдимен тормышка ашыра да инде – бу тәкъдим гидравлика системасы май агудан арынырга ярдәм итә. Тиздән яшь рационализаторның башка тәкъдимнәре барлыкка килә. Әмма СССР таркалу белән завод та яшәүдән туктый. Нәтиҗәдә 90нчы еллар башында Рәзит Гали улы Түбән Вартага күченә. Биредә ул электр-насос корылмалары җитештерү предприятиесенә инженер-конструктор булып урнаша. Һәм янә үзен төпле рационализатор буларак күрсәтә. Хезмәттәшләре белән бергә Рәфыйков электр-насос корылмаларында кулланылган детальләрне кою өчен яңа пресс-калыплар уйлап таба. Әмма мөмкинлекләрен тулысынча ачып бетерә алмый ул – бу завод та ябыла. 90нчы еллар азагында инженер кече ватаны – Туймазыга кайта.
– Сез иҗат иткәнсез, эшегезгә күңелегезне салгансыз, заводлар исә ябылган. Күңелегез төшмәдеме?
– Юк. Үз-үземә ышана идем. Кайту белән газ эшкәртү заводының кадрлар бүлегенә килдем. Әмма 1999 елда биредә буш эш урыннары юк иде. Бер елдан соң гына бәхет елмайды миңа – мине технология насослары машинисты итеп алдылар. Биш елдан соң технология корылмалары операторы итеп тәгаенләделәр. 2007 елда инженера-технолог вазифасына күчтем. Шул вакытта биредә яңа газ-фракция корылмасын (ГФУ) эшләтә башладылар. Мин аны кору-эшләтү барышында катнаштым һәм тиздән аның бөтен өлешләрен шактый гына өйрәнеп алдым.
– Һәм җиһазда-гы төзәтеп була алырлык кимчелекләрне күрдегез?
– Әйе. Заводта теләсә кайсы новаторлык башлангычларын хуплауны сиздем. Алар хезмәткәрләрнең тормышын җиңеләйтсә, хезмәт чыгымнарын киметсә, шундук игътибарга алалар. Минем өчен рационализаторлык тәкъдимен кертүнең ыгы-зыгысыз һәм баш катырмыйча үтүе мөһим. Предприятие җитәкчеләре – техника өлкәсендә белемле белгечләр, яңалыкның мөмкинлекләрен, аның икътисади нәтиҗәлелеген шундук күреп ала.
Бервакыт һавада суыту корылмаларының подшипниклары ешрак ватыла башлады. Баксаң, алар вентиляторлар авырлыгына чыдый алмый икән. Хезмәттәшләрем белән бергә исәпләүләр башкардым һәм углепластиктан җиңел вентиляторлар куярга тәкъдим иттем. Шулай эшләдек тә. Нәтиҗәдә подшипникларның хезмәт итү вакыты шактый артты.
Янә бер мисал. ГФУны эшләтеп җибәргәч, без насосларның берсенең ярты куәтенә генә эшләвен ачык-ладык. Нәтиҗәдә ГФУ торбаларында тыгылган урыннар пәйда булган. Анда салкында дым тупланган, нефть продуктлары туңган. Бу герметизация бозылуга китерергә мөмкин иде. Катлаулы исәпләүләр, проектка үзгәрешләр кертү, фән-тикшеренү институты белән килешү таләп ителде. Биредә дә дөрес карар кабул иттек: сегментларның бер өлешен үзгәртеп кордык, кайберләрен корылманың җитештерүчәнлегенә зыян салмыйча сүттек.
– Сезнеңчә, камил җиһаз буламы?
– Юктыр, күрәсең. Эшләү дәверендә без аның файдалану үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнәбез, җитештерүчеләр башына да китермәгән кимчелекләрен күрәбез. Сәнәгать барышында гына аны камиллекнең соңгы чигенә җиткерергә, төбәк шартларына яраклаштырырга мөмкин.
Читайте нас