Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Җәмгыять
22 Июня 2020, 20:47

“Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз, хәтерләрдә генә булса да...”

22 июнь Русиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак тарихка кергән. Бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә. Бүген яу кырында башын салган, шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны олылап искә алабыз.

Башкортстанның Туймазы районы Бишкурай авыл советында да бу олуг вакыйганы игътибарсыз калдырмадылар. Бишкурай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга өч һәйкәл урнаштырылган. Бу көнне авылның чәмле әгъзалары анда чәчәкләр салды.
Бишкурай авылы клубы каршындагы сугышта катнашкан барлык авылдашларга атап куелган һәйкәл.
Бишкурай авылы Тау арты урамында сугыштан исән кайтып, илне аякка бастырган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл.
Гагарин урамындагы зиратта җирләнгән фронтовик-авылдашларга урнаштырылган мемориал.
Ярмунча авылы халкы да Бөек Ватан сугышында катнашучыларны кадерләп искә алды.
Әтек авылындагы яугирләргә куелган һәйкәлгә чәчәк салу тантанасы.
Айгөл Әхмәтҗанова.
Читайте нас