Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Ясно
Җәмгыять
23 Июня 2020, 08:55

Еракмы? Минем өчен – һич түгел!

“Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” водителе Александр Быковны эш урынында тоту – җиңел эш түгел.

Аның белән очрашуга барган саен кире борылырга туры килде: Ул чираттагы командировкада”, “Әле яңа гына биредә иде, юлга чыгып китте инде”. Әңгәмәләшүдән бөтенләй өметне өзгәч: “Тизрәк килегез – сезне көтә ул. Сәгать ярым булачак та, аннары тагын юлга”, – дигән сүзләр ишеттем.
Завод җитәкчеләре Быковны зур ихтирам белән телгә ала: “Бездә озак еллар эшли ул. Предприятие төрлесен кичерде. Бик катлаулы чорлар булды. Әмма ул туган заводына тугры калды”.
Үз чиратында Александр Васильевич газизгә әверелгән коллективында хезмәт юлын җылылык белән искә ала.
– 1981 елда хәрби комиссариат юлламасы буенча автомәктәп тәмамладым һәм эш эзләп химия машиналары төзү заводына мөрәҗәгать иттем, – ди предприятие ветераны. – Ул вакытта автоцехны Тәлгать Гыйльметдин улы Галләмов җитәкли иде. Бәхеткә, ул миңа, таныш булмаган егеткә, автотөягечне ышанып тапшырырга курыкмады. Бер айдан мин ГАЗ-51гә утырдым. Андый мөнәсәбәт һәркемгә дә тәтеми.
Быков балачактан үзен шофёр итеп кенә күз алдына китерүен, башка һөнәр турында уйлап та карамавын яшерми. Бу җәһәттән завод аның хыялларын тулысынча тормышка ашырган. 39 ел эшләү дәверендә ул ГАЗ-51 һәм ЗиЛ-130 йөк машиналарын, Польшада җитештерелгән Nуsa микроавтобусын, «Икарус» автобусын, «Волга» ГАЗ-3102, икейөзенче «Ландкрузер», «Дэу Нексия» йөрткән. Соңгы вакытта «Лада Лар-гуска» идарә итә, 2013 елдан кимендә 600 мең километр юл үткән ул. Быков сүзләренә караганда, бу аның өчен чик түгел.
– Миңа төрле бурычлар йөкләтелде, – дип дәвам итә ул. – “Икарус”та завод эшчәннәрен бакчаларга, Кандракүлдәге базага һәм балыкка йөрттем, Түбән Троицкий, Серафимовка, Бишендедән вахта ташыдым. “Волжанка”да, аннары “Ландкрузер”да директорның сәүдә буенча урынбасарында шофёр булдым. «Дэу Нексиядә», аннары «Ларгус-та» гаризалар буенча йөрим: мәсәлән, бүген миңа Уфага технодокументлар илтергә кушылды, иртәгә Чиләбедән оештыру техникасы өчен теге яки бу кәгазьләрне алып кайтачакмын.
Дөресен әйтим, ерак араларга йөрергә яратам. Мәскәү, Петербург, Урал шәһәрләрендә, Себердә командировкада күп тапкыр булдым. Эшем илебезне күрү мөмкинлеге биргәнгә ошый да. Элегрәк Казагыстан һәм Украинага күп йөрдем. Кемдер ерак ди. Миңа калса – һич түгел.
Ветеранны юлларда хәл-торышның начарлануы борчый. Аның сүзләренә караганда, моның сәбәбе бар – элек таныклык алу өчен кешегә күп укырга туры килсә, бүген ул һәркемдә бар диярлек. Шуңа күрә җил куган һәм һәвәскәр шофёрлардан Быков ераграк торырга тырыша. Үзе хаклы булса да, аларны үткәреп җибәрә. 39 еллык эш тәҗрибәсенә ия шофёр, озак һәм күңелсез мөнәсәбәт ачыклауга тарыганчы, үткәреп җибәреп, онытуны хуп күрә.
Әйткәндәй, бүген заводта Быковларның тоташ династиясе эшли. Хатыны – кранда, кызы маркетинг бүлегендә хезмәт сала. Бүген ул декрет ялында. Александр Васильевич – бәхетле бабай, аның алты яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз оныгы бар.
– Машинага идарә итүдән һич ялыкмыйм, – ди ул елмаеп. – Хатыным белән бераз “спелеолог” та әле без – Шүлгәнташта, Көңгер боз мәгарәсендә булдык. Бервакыт гаиләбез белән үзебезнең «Лада-Калина»да җылы якка киттек. Быел да барырга уйлаган идек. Моның өчен ялны да көзгә калдырдык. Хәзер бу сәяхәтебез өзелмәсен иде дип хыялланабыз.
Читайте нас