Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Җәмгыять
22 Июня 2020, 09:25

«Әти кеше буыннарны тиеш бәйләп торырга...»

Үз-үзен аямаган әниләр генә түгел, әтиләр дә була икән

Күптән түгел Башкортстанның Җәмәгать палатасы “Әтиләр даны” бәйгесенә йомгак ясады. Аны гаиләдә балаларын уңышлы итеп, сәламәт тормыш рухында тәрбияләгән әтиләрнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен оештырганнар иде.
Республикада яшәгән 27 ир-егет бүләккә лаек булды. Шулар исәбендә өч туймазылы да бар: Радик Габдрәхимов, Дмитрий Прохоров һәм Артур Хәбиров.
Дмитрий Прохоров белән Радик Габдрәхимовның тормыш юлы гәзит укучыларга яхшы таныш, хәбәрчеләребез алар турында элек тә язган иде. Артур Хәбиров хәйрия һәм җәмәгать чараларында чәмле катнашучы буларак таныш. Ул – районда гына түгел, респуб-ликада танылган Реналь Хәбировның әтисе, улының бар башлангычларында ярдәм итә. Ренальдән тыш, гаиләдә тагын ике бала үсә. Хәбиров аларны да республиканың лаек гражданнары итеп тәрбияли.
Карамалы-Гобәй авылы укытучысы Радик Габдрәхимов әтиләр тәрбиясенең әһәмияте турында республика күләмендә сүз күзгатуына шат.
– Әти кеше – маяк, якын кешеләре өчен җаваплылык үрнәге ул, – ди җиде, шуларның дүртесе тәрбиягә алынган бала әтисе. – Җаваплылык кешеләрнең иң мөһим сыйфатларының берсе дип саныйм.
Габдрәхимовның җиде баласы гына түгел, җиде оныгы да бар. Беренче баласы тугач, алсу бала ыштаннары эзләп, шәһәр буйлап чабуыннан бүгенге көнгәчә 35 ел үтеп киткән. Кече улына да озакламый 20 яшь тула икән. Шуңа күрә бүген Радик Габделмалик улының күз уңында оныклары. Нәкъ алар белән үткәргән ул карантин көннәрен. Байтак гаиләләр бу чорда күңелсезләнеп, тиктормас балалар белән бер түбә астында көн-төн ятуы авыр булудан зарланганда, бәхетле әти һәм картәти яшь буынны тәрбияләү өчен бу вакытны бик файдалы үткәрә: алар белән спорт уеннары оештыра, оныклары белән җырлар өйрәнеп, Җиңү көнендә башкара...
– Акча салудан тыш, вакытын да бүлсә, ир-егет баласы өчен күп нәрсә эшли ала. Әгәр эш күплегенә сылтанып, сабый чагында читкә типмәсә, бар яклап та җитлеккән бала үсәчәк. Әти-әнисенә, туганнарына карата игелекле һәм намуслы булачак, үз өстенә җаваплылык алырга курыкмаячак ул, – ди ишле гаилә башлыгы.
Дмитрий Прохоровның өч баласы һәм ике оныгы бар. Бер улы – ДЦП диагнозлы, ул озак вакыт сөйләшә дә, йөри дә, кулында әйбер дә тота алмаган. Бер-бер артлы тернәкләнү курслары үтеп, табибларга күренү нәтиҗәсендә улы аягына гына басып калмый, хәтта вак кисәкләрдән тоташ бер картина җыя ала, монда әтисенең тырышлыгы зур. Шуңа өстәп, әтисе авыру улын гына карап калмаган, башка балаларына да игътибарын кызганмаган.
– Әти кеше балаларда рух ныклыгы тәрбияләргә бурычлы, – ди Дмитрий Петрович. – Олы тормышта алар җитди сынауларга бирешеп сынмасын өчен. Ул аларны үз мисалында өйрәтергә тиеш. Үземнең әти бу яклап минем өчен дә, өч абыем өчен дә үрнәк булды. Дөнья көтәр өчен кирәкле бар нәрсәгә дә өйрәтте ул безне. Эшне ир-ат һәм хатын-кызныкына бүлмичә, гаилә – ир-ат өчен иң зур байлык дигән гыйбарәне сеңдерде. Ир-ат бәхете – балаларда, дип исәплим.
Читайте нас