Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Июня 2020, 11:00

Куллар эшли — баш ял итә

Туймазылы Руфина Нургалиева кәгазьдән тартмалар һәм нәни сандыклар үрә

Барлык кеше дә бәхетле булырга тели. Иҗат исә – тормышыгызга шатлык-ямь өстәүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.
Руфина Нургалиева кул эшләре аша уңай хис-тойгыларга тиенә. Барысы да балачактан килә, әнисе аңа энәләр бүләк итә һәм бәйләргә өйрәтә. Соңрак ул элмәк белән бәйләүне үзаллы үзләштерә, макраме үрә, әвернәләп чигә. Берничә ел элек интернетта кәгазьдән тартмачыклар ясауларын күреп кала. Бер-ике осталык дәресе карый һәм эшкә керешә.
– Тартмалар үрү җиңел эш түгел, әмма мавыктыргыч, – дип сөйли Руфина. – Иң элек миңа гади гәзит кирәк булды. Аларны җитәрлек күләмдә табарга дусларым һәм танышларым ярдәм итте. Соңыннан кәгазьдән үрү ысулын өйрәнергә керештем. Башта гәзитләрне бер үк үлчәмдәге нечкә көпшә рәвешендә бөтерергә кирәк. Четерекле эш, һәркемнең кулыннан килми – түземлек кирәк. Соңыннан бу көпшәләрне буйыйсың һәм бары шуннан соң гына үрү эшенә керешергә була.
Беренче тартмамны үрергә ике атна вакыт китте. Эш моның белән генә бетмәде: соңыннан эшләнмәгә сынын тотсын өчен җирлек сыларга, берничә кат сыекланган лак белән капларга туры килде. Әмма монда да катлаулык-лар туды – лак һәм җирлек нык исле. Ирем белән улларымны “агуламас өчен”, балконда эшләдем.
Руфинананың беренче тартмасы бик матур килеп чыга. Аны апасына бүләк итә, туганы әле дә анда кирәк-ярак саклый. Төрле зурлыктагы һәм рәвештәге “үрелмәләр” ясарга керешә ул. Гәзит урынына реклама буклетлары куллана, капкачлы итеп ясый башлый, аларны чәчәкләр һәм тасмалар белән бизи. Эшләнмәләрен туганнары һәм дусларына бүләк итә. Алар мондый бүләккә сөенеп бетәлми. Озакламый Нургалиеваның эшләнмәләре хакында музей хезмәткәрләре белеп кала һәм күргәзмә оештырырга тәкъдим итә. Шулай итеп, туймазылылар Руфина иҗаты белән таныша.
– Һөнәрем буенча бухгалтер мин, – ди Нургалиева. – Саннар белән эшләп, хәлдән таям. Кул эше белән шөгыльләнгәндә исә баш ял итә. Шулай итеп, бу шөгылем миңа җан тынычлыгы бирә һәм акыл эшеннән ял иттерә. Дөрес, тартмаларымны бизәр өчен тасмалар, чәчәкләр кирәк. Аларга шулкадәр акча китә! Әмма мин кызганмыйм. Иң мөһиме – иске гәзиттән дөньяга гүзәллек туганда шатлык хисе кичерәм.
Күптән түгел туймазылының яңа мавыгуы барлыкка килгән, ул чәч беркеткечләре ясый. Күбәләкләр, камка, искиткеч чәчәкләр – теләсә кайсы мода артыннан куучы кызыгырлык.
Читайте нас