Полиция хезмәткәрләренең йонлы ярдәмчеләре бар, суынырга өлгермәгән эз буенча җинаятьләрне ачуда өлеше бәяләп бетергесез аларның. Сизгерлектән тыш, алар үз бурычын яхшы белә, тәртипле, хасталык кәгазенә мохтаҗ түгел. Өстәвенә, берничә сәгать рәттән бик теләп эшли. Чөнки алар өчен кешеләр һәм әйбер эзләү – мавыктыргыч, бу эштә этләр белән бергә кино-логлар да катнаша.
– Маэмай хезмәтне мавыктыргыч ау кебек кабул итәргә тиеш, – дип исәпли Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлеге өлкән инспектор-кинологы Игорь Ифраимов. – Югыйсә, алар усаллаша, хуҗасына каршы чыгу теләге уяна. Андый очракларда кайбер белгечләр хайванның психикасына тәэсир итә башлый. Әмма болай эшләргә ярамый. Кыерсытылган маэмайның нәтиҗәлегеге кими. Бәхеткә, бездәге 11 немец овчаркасының барысы да тренерлары белән яхшы мөнәсәбәттә.
– Әйтүе генә җиңел, моңа ничек ирешергә соң?
– Көчекне дүрт айлык чагыннан тәрбияләргә һәм аның өчен “төркем вожагы”на әверелергә. Ярты ел дәвамында көн саен теге яки бу команданы үтәтүгә ирешергә. Моның өчен 50 тапкыр рәттән кабатларга туры килсә дә. Рефлексны мотлак тәм-том, наз, уен белән беркетергә. Соңгысы белән артык күп мавыкмаска кирәк.Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә инструктор-кинолог булып хезмәт иткәндә, миңа лайка көчеген өйрәтүне йөкләттеләр. Күрмәгәнемне күрсәтте ул минем! Артыннан куып тотып булмый, барысын рәттән ялый, контроль-эз полосасын патрульләгәндә хайваннар эзе буйлап китә. Игътибарын тупларга өйрәтү өчен байтак вакыт таләп ителде миңа. Бу җәһәттән “немецлар” оешканрак. Шул чордан алып алар белән генә эшлим.
– Дүрт аяклы тәр-бияләнүчеләрегез – тар белгечләр диләр.
– Әйе, аларның бер өлеше – шартлаткыч матдәләр, корал, сугыш кирәк-яраклары, икенчесе – наркотиклар эзләүдә, өченче өлеше эзтабарлык эшендә махсуслаша. Алар исәбендә дә чын “йолдызлар” барлыкка килде. Аста кушаматлы маэмай кебекләр. 2009 елда минем кулга эләккәндә көчек иде ул, аңа бөтен күңелемне салдым. Аннары участок вәкиле итеп тәгаенләндем. Мин киткәч, овчарка холыксызланган, усаллашкан, яңа кинолог Рөстәм Бадыкшановка ияләшкән. Быел мин кире кайтып, кинология хезмәтен җитәкли башлагач, шундук аның янына киттем. Ул мине таныды, бик нык шатланды.
Сигез ел элек Уфада кинология үзәгендә Аста белән миннән имтиханны Мәскәү белгечләре алды. Ул бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аңа, өч сәгать башкаланың халык күп яшәгән төбәкләре буйлап йөреп, эзен чуалткан шартлы җинаятьченең перчаткасын иснәргә бирделәр. Эт аны тапты. Җиде ел хезмәт итү дәверендә күпме чит кеше әйберенә кызыгучыларны табарга ярдәм итте ул!
Ике ай элек Серафимовкада фатир басу, кыйммәтле телевизор югалу турында гариза килде. Җинаять урынына килгәч, Аста баскыч мәйданчыгын иснәде һәм шундук эзгә төште. Ярты сәгатьтән соң күпкатлы йортларның берсенә китерде ул. “Менә, егетләр, карак шунда, калганын үзегез карагыз”, – дигән сыман. Белгечләр участок вәкиле белән берлектә күптән түгел йортта яшәүчеләрнең берсенең урамда зур телевизор сатып алуын һәм өйгә алып керүен ачыклады. Аның аша каракка чыктылар, аны ике сәгатьтән кулга да алдылар. Зыян күрүчеләргә телевизор кайтарылды. Мартта төнге клубларның берсе янында, үтеп баручыны тукмап, әйберләрен талап алалар. Аста белән җинаять урынына чыктым. Эз буенча барып, ул юл басучы кесәсеннән төшеп калган акчаны табып алды, аннары туп-туры ул яшәгән урынга алып килде. Җинаятьче һәм аның әшнәсен тоткарлау авыр булмады.
Янә бер очрак, монысы башка маэмай белән. Бер ай элек Туймазыдан пенсиядәге ханым Комаров урамында акчасы һәм документлары салынган сумкасын урлауларын хәбәр итә. Андрей Гыйбадуллин Ярон белән ханым йөргән сукмакларны үтте. Маэмай бер тапкыр да эз югалтмады һәм шәһәр корылмаларының берсе янында сумканы табып алды. Эчендәге әйберләре дә урынында иде. Баксаң, ханым аны үзе онытып калдырган икән.
Янә бер эт – ике яшьлек Гильза синтетика һәм үсемлек наркотикларын, асылда кондитер мәген яисә шуңа охшаш матдәләрне тиз табып ала. Аның өчен наркотикны ничә кат полиэтиленга төрүләре мөһим түгел.
Бервакыт җинаятьчене эзләүчеләр агу кулланучы һәм сатучының фатирын тенти. Тик уңышсыз. Әмма Гильза кухняда кирәк-ярак һәм майлар арасында яшерелгән шешәдәге наркотик сыекчаны эзләп таба. Шушы көннәрдә корал һәм шартлаткыч матдәләр буенча “белгеч” – овчарка Мока Көньяк урамда бакча йортында дары һәм патроннар белән пластик шешә тапты.
Безнең кинологлар остазлары Андрей Гыйбадуллин, Рөстәм Бадыкшанов җитәкчелегендә ай саен 60-70 чакыруга чыга. Асылда урлашу, юл басу бу.