Сваркачы Илшат Фәйзрахманов җиденче ел инде “Туймазы торба заводы” җәмгыятендә хезмәт сала. Шәхси келәймә хуҗасы бер көн дә эшсез тормый. Тормышта бар нәрсәдән канәгатьмен, белгечлегемне дә, предприятиене дә алыштырырга җыенмыйм, ди.
Фәйзрахманов – эшчеләр гаиләсеннән: әнисе кранчы, әтисе сваркачы булып эшләгән. Мәктәптә укыганда ук туган авылы Югары Бишендедә әтисенә койма коярга, мунчага су савытлары ябыштырырга ярдәм иткән. Озакламый егет гади эшләнмәләр ябыштырырга өйрәнгән. Шуңа күрә “Кем булырга?” соравы борчымаган. Әтисе дә күңеле яткан өлкәне сайларга киңәш иткән: сваркачы һөнәрен үзләштергән кеше беркайда да, беркайчан да югалып калмаячак.
Илшат бу һөнәргә 128нче һөнәр лицеенда укыган, армиягә киткән. Хезмәтен тутыргач, 2007 елда туган авылына кайткан. Әмма шундук кече ватанында эш табылмаган.
– Буш эш урыннары булган предприятиеләрдә мине колач җәеп каршы алучы булмады, – дип искә ала Фәйзрахманов. – Стаж, тәҗрибәң булмагач, димәк, өметләнәсе түгел. Ахыр чиктә “УТС-Туймазыхиммаш” җәмгыятендә шомартучы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым. Тәүге елда миңа зур химия колонналары җөйләрен шомартуны йөкләттеләр. Берьюлы завод сваркачылары эшен дә искә алып йөрдем, кайбер серләренә төшендем. Икенче елда миңа сварка эшен ышанып тапшырдылар: штуцерлар ябыштырдым, аннары, озак үгетләгәннән соң, мине йомры өслекләр сваркалауга тәгаенләделәр. Алга бер адым булды бу.
– Эшкә урнашу катлаулы булгач, сваркачы белгечлеге буенча лицей яки колледж тәмамлауның файдасы бармы дигән фикер тумадымы?
– Махсус урта уку йортында сызымнарны укырга, чималны, җиһазны аерырга өйрәтәләр. Сәнәгатькә урамнан килеп кергән кешегә ансыз бик авыр. Өстәвенә, без лицейда сәнәгать практикасы үттек. Әмма яңа эш башлаган кешегә бәясе миллион сумнар тәшкил иткән химия агрегаты сваркасын кем ышанып тапшырсын? Җөйләрен рентгеноскопия тикшергәнче генә ул үзен белгеч дип атый ала. Җиһаз металлдагы җөйнең бар кимчелекләрен күрсәтә. Шуңа карамастан, “Химмаш” минем өчен куәтле мәктәпкә әверелде, анда остазлык яхшы үсеш алган, һөнәр осталыгы бәйгеләре үткәрелә. 2013 елга мин сваркачы келәймәсенә ия идем инде, газүткәргечләр белән эшләүгә рөхсәт алуга имтихан тапшырдым. Озак-ламый “Сургутнефтегаз”га урнаштым. Тик анда өч ай гына эшләргә өлгердем.
– Нишләп?
– Без гаять салкында торбаүткәргечләр һәм төрле металл корылмалар эретеп ябыштырдык. Тәүлегенә 12шәр сәгать эшләдек, бер көн ял, безгә 65 мең сум чамасы түләделәр. Бу акчаның яртысы ашауга китте. Әмма озакламый аны да кистеләр һәм мин Туймазыга кайттым.
2013 елда мине “Туймазы торба заводы”на эшкә чакырдылар. Монда эш хакы аена кимендә 35 мең сум чыга, мин бернәрсә дә югалтмадым, димәк.
Заводта эш шартлары яхшы, су коену-юыну бүлмәсе, бильярд, спорт залы бар, анда даими рәвештә көч тренажерларында шөгыльләнәбез. Сваркачы өчен даими рәвештә физик форма саклау мөһим, чөнки бу эш чыдамнар өчен.
– Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
– Туган-үскән йортка еш кайтам. Әни сарыклар һәм берничә баш сыер малы асрый, шуңа күрә печән әзерләшәм, каралты-кураны сипләп торам, бакча карыйм. Балыкка йөрим, гаилә белән табигать кочагына чыгабыз.