Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Җәмгыять
18 Июня 2020, 10:25

Салават Юлаевның башкорт фольклорындагы урыны

Тарих сәхифәләре кылган батырлыгы өчен үлемсезгә әверелгән байтак каһарманның исемен саклый. Шулар исәбендә башкорт халкының үзен азатлык өчен көрәшкә багышлаган милли батыры, чәчән, җырчы Салават Юлаев та бар.

Аның үткәнен өйрәнү барышында Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклорис-тика бүлеге мөдире Гөлнур Хөсәенова башкорт фольклорында халкыбызның данлык-лы улы турында мәгълүмат асылда башкорт халкы иҗатының тарихи прозасында сакланган дигән нәтиҗәгә килгән. “Башкорт халык иҗаты” сериясенең “Легенда һәм риваятьләр” китабына Салават Юлаев тормышындагы һәм аның үлеменнән соң булган вакыйгалар турында бәян иткән җитмеш ике легенда һәм риваять кергән. Бигрәк тә көрәш юлын, гаилә тормышын, батырның холкын тасвирлаган әсәрләр зур урын били.
Мәсәлән, риваятьләр
М. Бурангулов тарафыннан 1910-1920 елларда Баймак районында, Г. Вилданов тарафыннан 1928 елда Бөре районында, Б. Бикбаев тарафыннан 1938 елда Салават районында, шулай ук галимнәр Ф. Надыршина, Б. Әхмәтшин, В. Сидоров һәм башка бик күп язучылар һәм гыйльми хезмәткәрләр тарафыннан язып алынган.
Салават турындагы тәүге легенда 1852 елда ук “Ай мәгарәсе” исеме астында дөнья күрә, 1882 елда атап үтелгән легенда М. Лоссиевский тарафыннан “Волга-Кама сүзе” гәзитендә бастырыла. Ике очракта да рус телендә. 1929 елда “Башкорт аймагы” журналында Сәйфулла Сәлимов башкорт телендә Салават турындагы легенданы язып чыга. Патша хөкүмәте тарафыннан бернинди боерык-фәрман да халык хәтереннән Салават Юлаевны сызып ташлау мөмкинлеге бирми, бу хакта атап үтелгән мәкаләләр бәян итә.
Милли батырыбыз турындагы басылган җырлар сан ягыннан артык күп түгел, әмма алар халык күңелендә лаек урын били һәм яшәвен дәвам итә. Батырыбыз турындагы тәүге җыр язмасы ХIХ гасырның алтмышынчы елларына карый һәм Р. Игнатьев исеме белән бәйле. 1894 елда
С. Рыбаковның Орск өязе Ташбулат һәм Темәс авылларында Мәгафур Каракаев һәм чәчән Биргали башкаруында Салават турында ике җыр яздырып алуы билгеле. Шул ук елларда Мансур Солтанов тарафыннан шушы темага ике җыр тексты теркәлгән. Үткән гасырның 60нчы еллары ахырында Салават турында җырлар
С. Галин тарафыннан Учалы һәм Хәйбулла районнарында, 80нче елларда Ф. Надыршина һәм Р. Сөләйманов тарафыннан Салават районында язып алынган һәм әлегә басылган җырларның соңгысын 1986 елда Г. Солтангәрәева һәм
Г. Хөсәенова Учалы районында юллап тапкан.
1952 елда “Совет Башкортостаны” гәзитендә танылган башкорт филологы
А. Харисовның батырның тууына 200 ел тулу уңаеннан Салават турындагы җыр һәм кобаерлар анализына багышланган мәкаләсе дөнья күрә.
Башкорт халык иҗатының эпик репертуарында кобаерларның ике тексты билгеле: “Юлай һәм Салават” (М. Бурангулов Габит чәчәннән язып алган) һәм “Салават батыр” (чыгышы билгесез). Беренчесе 1943 елда Бурангуловның “Батырлар турында эпос” җыентыгында, икенчесе 1954 елда “Башкорт халык иҗаты” сериясенең беренче томында урын алган.
Шушы ук сериянең “Бәетләр” томында Салават Юлаев турында өч бәет бар. “Салават җыры” һәм “Салават Юлаев” бәетләренең чыгышы билгесез, әмма беренче текстның ХVIII гасыр ахырында ук күчереп алынуы һәм беренче тапкыр 1967 елда “Казан утлары” журналында басылуы мәгълүм. “Онытмыйбыз сине, Салават” дип аталган өченче бәет Яңавыл районында язып алынган. Салават турында бәетләр күп иҗат ителүе турында бер генә дә шигебез юк, әмма төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә алар безнең көннәргәчә килеп ирешә алмаган.
2004 елда Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты Салават Юлаевның тууына 250 ел тулу уңаеннан халык батыры энциклопедиясен чыгарган. Китапта шагыйрь һәм гаскәри талантын берләштергән танылган шәхес тасвирланган, фольклор, әдәбият, рәсем һәм театр сәнгате, музыка, кинематография әсәрләрендә туган образ күздән кичерелгән.
2008 елда институт хезмәткәре, танылган башкорт фольклорчысы Ф. Надыршина тырышлыгы белән ике томлык “Башкорт фольклорында Салават Юлаев” китабы (2008 ел) дөнья күргән, анда риваять, легенда, җыр, бәет, кобаер үрнәкләре урын алган.
Читайте нас