Бүләкләү приказыннан алынган өземтә:
«Югары Совет Президиумы исеменнән дошман уты астында сугыш барганда команда үзәге һәм роталар белән өзлексез элемтә тәэмин иткән 2нче атучылар батальоны элемтә взводы кызылармиячесе Хөсәен Харис улы Зарипов бүләкләнә. 1943 елның 13 сентябрендә, взвод командиры яралангач, взвод белән җитәкчелекне үз өстенә ала һәм элемтә эшен оста оештыра».
Озакламый аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Бу юлы – «Хәрби бурычларын үрнәкле башкаруы, гайрәтлелеге һәм кыюлыгы өчен»: Мышеловка хуторы янындагы 173,1нче биеклек өчен барган алышта ул бертуктаусыз дошман уты астында кабат элемтә тәэмин итә.
Ниһаять, 1944 елда авыр алыш вакытында полкның элемтә үзәге һәм ротаның элемтә үзәге арасында өзлексез элемтә тәэмин итеп, дошманны әсирлеккә алган өчен ул III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. “Дошман пехота һәм танкларга каршы һөҗүмгә күчкәч, иптәш Зарипов автомат һәм гранаталар белән ротаның элемтә үзәген саклый, 10 фрицны юк итә һәм берьюлы элемтә линиясендәге 13 өзеклекне ялгый”, – диелә приказда.
Туган авылына дәү әти 1947 елда гына кайта. Колхозда хезмәт сала, өйләнә, дәү әниебез Сәвия белән алты бала тәрбияләп үстерә, хәзер аның 13 онык баласы бар.
Безнең буын турында: «Сез дәү әтиләрегез кебек түгел инде», – диләр. Бу дөрес түгел! Кирәк булса, Русия һәм әти-әниләребез өчен соңгы сулышкача алышачакбыз. Кайчандыр бабаларыбыз шулай яуга күтәрелеп, безгә бәхетле киләчәк бүләк иткән кебек. Дәү әтиебез 1973 елда вафат булды. Әмма без аны хәтеребездә саклыйбыз һәм чын каһарман дип исәплибез.