Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Ясно
Җәмгыять
18 Июня 2020, 10:55

Ефрейтор Марсель

Якташларыбыз хәрби хезмәттә

20 яшьлек туймазылы Марсель Адабаев өчен армия хезмәте авыр йөккә әверелмәгән. Уфа авиация университеты икътисад факультетының икенче курс студенты армиягә үзе теләп китә, анда бөтенләй бармый кала яисә соңрак та бара алыр иде, югыйсә.
Әмма балачактан мөстәкыйль карар кабул итәргә һәм үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнгән яшь кеше былтыр июньдә ата-анасына кистереп әйткән: “Армиягә барырга карар иттем. 20 көннән китәм. Югары уку йортын соңрак тәмамлармын”.
Эльвира Закир кызы белән Азат Җәмил улы Адабаевлар сүз көрәштереп тормый. Улларының хәрби ант биргәнен карап кайткач, аның хаклыгында инаналар.
Марсель тимер юл гаскәрләрендә элемтәчеләр взводында хезмәт итә. Аның бүлеге Рязаньда урнашкан.
Күптән түгел Рязаньнан Туймазыга аның командирыннан Рәхмәт хаты килгән. Анда егетнең хезмәт бурычын намус белән үтәве, хезмәттәшләре өчен үрнәк булуы бәян ителә. “...Ул ата-бабаларының данлы йолаларын дәвам итә, бүлекчәсенең, хәрби бүлекнең хәрби әзерлеген арттыра, шуның белән Ватаныбызның оборона куәтен күтәрә”, – дип яза бүлек командиры.
Әти-әнисе улларына бирелгән югары бәягә куанып та бетә алмый, янә бер яңалык килеп ирешә: Марсельнең дәрәҗәсен күтәргәннәр. Хәзер ул ефрейтор. Бу дәрәҗә югары хәрби әзерлеге өчен рядовой булып хезмәт иткән укытылган хәрбиләргә бирелә. Таләп ителсә, ефрейтор вакытлыча бүлекчә командиры вазифаларын да үти ала.
Читайте нас