Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
16 Июня 2020, 09:25

Санаторий, мәктәп лагерьлары һәм спорт секцияләре эшли башлаячак

Башкортстанда 29 июньнән санаторийлар, ял йортлары, спорт секцияләре, 1 июльдән шәһәр читендәге мәктәп лагерьлары,3 июльдән мәктәпләр карамагындагы лагерьлар эше тергезелә.

Бу хакта хөкүмәттәге махсус киңәшмәдә респуб-лика Башлыгы Радий Хәбиров бәян итте. Ул аларның эше фәкать “Роспотребнадзор”ның катгый таләпләре үтәлгән очракта гына мөмкин булуын билгеләде. “Бу шарт-таләп үтәлмәгән җирдә оешмалар ачылмаячак”, – дип кисәтте ул. Таләпләр исәбендә – әлеге оешмаларның барлык хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрү.
Фото:и krasnodar.ru
Читайте нас