Кандрадан Илдар Шәймәрданов армиягә 1985 елда алына. 19 яшьлек егет чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыяллана. Анда эләгү бик дәрәҗәле була, теләсә кемне алмыйлар.
Җыю-туплау үзәгендә җитди карашлы, нык бәдәнле егет командирлар-ның игътибарын җәлеп итә һәм аның хыялы тормышка аша – Илдар Әкъсән улы бурычын үтәргә Кытай чигенә китә.
Башта авыр була. Буш вакыт тисә, солдатлар устав, хәрби хокук, чик сакчысы кодексын ятлый, корал һәм көрәш сәнгате белән таныша. Тырыш солдат бик теләп белем эсти, өстәвенә, төгәллек, җаваплылык ише сыйфатларга ия була. Шуңа күрә яшь хәрби курсларын үткәннән соң Шәймардановка “яшьләрне” чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү нечкәлекләренә төшендерү бурычын йөклиләр.
– Илебез чикләрен сак-лау җиңел түгел, – ди ул. – Чик сакчысы һава торышы нинди булса да сакка баса, 24 сәгать әйләнәсенә игътибарлы булырга тиеш ул. Хаталанырга хакы юк: аңа туганнары һәм якыннарының иминлеге, илебезнең тынычлыгы ышанып тапшырылган.
Өлкән сержант сыйфатында, ике елдан туган авылына кайта ул. Белем ала, өйләнә, ике ул тәрбияли, эшли – гомумән, гадәти тормыш белән яши. Хезмәт иткәннән соң 33 ел үткәч, якташы Айдар Кәримов белән максатка әверелгән эшне тормышка ашырырга – Кандрада чик сакчыларына һәйкәл ачарга карар итә.
Аларның тәкъдимен авылдашлары – элекке чик сакчылары да хуплый. Алар мемориал эскизын ясый, уртак тырышлык белән акча җыя. Һәйкәлне Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачарга карар итәләр. Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә монумент ачу тантанасы 24 июньгә күчерелә.
– Кандрада 50ләп чик сакчысы-ветеран яши, – ди Илдар Әкъсән улы. – Бу һәйкәл – уртак эшебез. Бөтен чик сакчыларының каһарманлыгын чагылдырган, гомерен хәвефкә дучар итеп, чик буенда хезмәт иткән кешеләргә хөрмәт билгесе дә ул. Шул исәптән авылдашыбыз, Дагыстанда дошман һөҗүменә каршы торганда һәлак булган Рәсим Мәүлетовка. Каһарманлыгы өчен ул Батырлык орденына лаек була.