Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Җәмгыять
11 Июня 2020, 11:05

Әниләр һәм бәбиләр өчен

Туймазы районының ике авылында ташламадан файдаланучылар өчен сөт ризыклары өләшү үзәкләре эшли башлаган

Былтыр декабрьдә Туймазыда БР дәүләт автономияле “Сөт кухнясы” ризык өләшү оешмасы үзәге ачылды. Анда ташламадан файдаланучылар катламына караган кешеләр өчен махсуслаштырылган сөт ризыклары өләшү оештырылган. Ул табигый сөттән, консервантлар кушмыйча ясала. Шуңа күрә аны яңа туган балаларга да ашатырга була.
Менә ярты ел инде “Сөт кухнясы” аша табигый эремчек, кефир, йогырт һәм сөт белән кимендә 800 туймазылы тәэмин ителә: аз керемле гаиләләрдә алты айдан өч яшькәчә балалар, аз керемле гаиләләргә караган йөкле хатыннар һәм имезүче әниләр. Ризыклар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе таратыла. Авыл җирендә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен мондый бүлекчәләрне Серафимовка һәм Кандра авылларында да ачарга карар иткәннәр.
Бу торак үзәкләрендә сөт ризыкларын чәршәмбе саен бер сәгать дәвамында өләшәчәкләр. Серафимовкада – 11.00-12.00 сәгатьләрдә, авыл советының бер бинасында (Девон ур., 2), Кандрада – 13.00-14.00 сәгатьләрдә, Матросов ур., 11б, 2нче бүлмәдә.
– Үткән чәршәмбедә ике авылда да без алтышар кешене генә хезмәтләндердек. Бу ризык килеп алуны шәһәрдән авыл үзәгенә рәсми күчергән кешеләр. Әмма биредә ташламалы төркемгә караучылар күбрәк, – ди Октябрьскийдагы БР “Сөт кухнясы” оешмасы бүлеге начальнигы Радик Насыйбуллин. – Шәһәрдән авылга күчерү өчен гариза язарга һәм килешү күчермәсе белән бергә аны ризык өләшү үзәкләренең берсенә тапшырырга кирәк.
Сөт ризыкларына ихтыяҗы булган, әмма әлегәчә алардан файдаланмаган кешеләргә дә документларын ризык өләшү үзәкләренең берсенә тапшыру зарур. Аларның исемлеген “Туймазы хәбәрләре” tv.rbsmi.ru сәхифәсендә, шулай ук сөт ризыклары өләшү үзәкләрендә карарга була.
Республика буенча тоташ алганда “Сөт кухнясы” ризыкларын түләүсез нигездә ташламалы төркемгә караган 23243 бала һәм 540 йөкле хатын һәм имезүче әни ала.
Читайте нас