Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Облачно
Җәмгыять
11 Июня 2020, 12:05

Игелек кылмаган көннәре юк

7нче мәктәп тәрбияләнүчеләре Бөтенрусия “РДШ – Үзидарә биләмәсе” проекты финалына чыккан

Җиденче мәктәп укучыларының кызыклы проектлары турында беренче генә язуыбыз түгел: “Ярдәмче-бөкеләр”, үзенчәлекле балалар белән саф һавада йөрү чаралары, “Уйный-уйный өйрәнәбез” үзәге эше...
Бертуган Реналь һәм Эмиль Хәбировлар, Адэм Әхмәдишин һәм Валерия Воробьева – күпсанлы новаторлык яңалык-тәкъдим авторлары бу. Яхшы укучылар һәм рес-публика Башлыгы стипендиатлары бөтенрусия “РДШ – Үзидарә биләмәсе” проектында катнашу өчен уку елы башында “Ярдәм итәр өчен яралган” командасына берләшкән. Бу исә, беләсегез килсә, президентның “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасының бер юнәлеше! Ул үзенчәлекле балалар белән эшләүне һәм алар өчен имин җәмәгать даирәсе оештыруны күздә тота.
– Моның өчен без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар җәлеп ителгән берничә проектыбызны берләштердек: “Чикләнмәгән спорт” (балаларның спорт секцияләренә йөрүе, ярышларда катнашуы), “Уйный-уйный өйрәнәбез” (уку һәм акыл-иҗат сәләтен үстерү), “Кулай мохит һәм инклюзив парк” (баланы ял өчен адаптация-ияләшү мәйданчыгы оештыру аша җәмәгать мохитенә җәлеп итү) бу, – дип сөйли укучылар.
Проектны әзерләргә һәм документлар тупларга кызлар һәм малайларга мәктәп директоры Андрей Михеев, “Импульс” ирекле ярдәмчеләр отряды җитәкчесе Наталья Викулова һәм 7нче мәктәп укучыларының гыйльми җәмгыяте җитәкчесе Марина Гыймаева ярдәм иткән.
“РДШ – Үзидарә биләмәсе” проектында катнашуга бөтен илдән 1428 проект тәкъдиме тапшырылган. Төбәк өлешен уңышлы үтеп, “Ярдәм итәр өчен яралган” командасы ярымфиналга чыккан. Аннары федерация өлеше узган, аңа 96 җиңүче кергән.
Көз көне укучылар Бөтенрусия “Смена” балалар үзәгенең тема-юнәлеш сменасында катнашачак һәм анда финалда беренче урын өчен алышачак. Егет һәм кызларны күләмле мәгариф программасы көтә: җәмәгать проектлары буенча лекцияләр, осталык дәресләре, воркшоплар (үзенчәлекле эш остаханәләре, анда тәҗрибәле белгечләр эш барышы асылын ачыктан-ачык күрсәтә) һәм мавыктыргыч уеннар. Әлегә исә өметле команда әгъзалары каникулда һәм яңа җиңүләргә әзерләнә.
Читайте нас