Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
9 Июня 2020, 09:25

Разряд бар!

Индустрия колледжын тәмамлаучылар Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводында гамәли имтихан тапшырган

“Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте асылын сваркачылар тәшкил итә, әмма үз эшенең чын осталарын табу катлаулы бурыч. Завод җитәкчеләре, индустрия колледжы белән хезмәттәшлек турында килешү төзеп, бу хәлдән чыгу юлын тапкан.
Менә өченче ел инде заводта чын һөнәр осталары булган сваркачылар тәрбиялиләр, аларның күбесе соңыннан предприятиегә эшкә килә. Бу студентлар өчен дә файдалы: практика вакытында аларга махсус кием бирелә, завод ашханәсендә түләүсез тук-ланалар, стипендия түләнә. Имтиханны өченче курс студентлары заводта тапшыра.
Үткән атнада чираттагы төркемнең биш айлык практикасы төгәлләнгән. Әле чагыштырмача күптән түгел коралны кулында да тота белмәгән сигез яшь сваркачы бүген ышаныч белән үз күнекмәләрен күрсәтте.
– Егетләрнең бурычы – тәкъдим ителгән эскизга ярашлы, ярымавтомат сварка аппараты белән өлешләрне җыеп тоташтыру, – ди “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятенең сварка буенча технологы Денис Малахов. – Шул ук вакытта барлык ГОСТ таләпләре үтәлергә, җөй исә анык гео-метрия күрсәткечләренә тәңгәл килергә тиеш. Гадәттә, индустрия колледжы студентлары белән мәшәкать тумый: алар яхшы белемгә ия, практика-эш күнекмәләре исә тора-бара үзләштерелә. Иң мөһиме – эшеңә мөкиббәнлек.
Комиссия чыгарылыш укучыларының эшен катгый бәяләде, яшьләр исә нәтиҗәсен көтеп шактый дулкынланды. Башкача мөмкин түгел – нинди разрядка ия булачаклары шуңа бәйле ич: квалификация югары булган саен, яхшы эшкә урнашу ихтималы да арта.
Студентларның берсе – Денис Идиятуллин сүзләренә караганда, иң мөһиме сызымнарны укый белү.
– Миңа сварка эше барышы да ошый, очкыннар чәчри, металл эри, эш нәтиҗәсе дә, – ди егет. – Абыем сваркачы, мин һәрвакыт аның эшләгәнен күзәтергә яраттым. Миңа беренче тапкыр эш коралын ышанып тапшыргач, шушы өлкәне сайлаячагыма инандым. Сваркачы һөнәренә ихтыяҗ булу да мөһим, димәк, эш өчен яхшы түләнә. Диплом алганнан соң бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводына урнашырга телим – биредә коллектив тату, җәмәгать ярдәме тәэминаты да яхшы.
Читайте нас