Туймазы хәбәрләре
+34 °С
Ясно
Җәмгыять
8 Июня 2020, 09:00

Виртуаль Йолдызстан

Дүшәмбе көнне Балалар (үсмерләр) иҗат йортында җәйге лагерь ачылды. Онлайн, әлбәттә

Ел саен 1 июньдә йөзләгән малай һәм кыз “Йолдызстан” лагеренда ял итү өчен Туймазыдагы Балалар (үсмерләр) иҗат йортына агыла. Көтеп алынган җәйге каникул кәефен төшермәс һәм балаларның өметләрен өзмәс өчен, Балалар (үсмерләр) иҗат йорты коллективы карар иткән – лагерь булачак! Дөрес, быел ул виртуаль рәвештә үтә, әмма “Йолдызстан” халкына элеккечә күңелле, мавыктыргыч булыр дип уйлыйбыз. Моның өчен оештыручылар һәм әйдәманнар кызыклы программа әзерләгән.
Барлыгы бишәр көнлек дүрт смена үткәрергә ниятлиләр. Һәркайсы аерым бер юнәлештә булачак. Хәзер “Озын тәнәфес” бара, киләсе смена “Русия, алга!” девизы астында, аннары “Киләчәкне төзибез” үтәчәк. Онлайн-лагерь “Дуслык утравы” сменасы белән төгәлләнәчәк.
Читтән торып оештырылган проектта Туймазының теләсә кайсы укучысы катнашырга мөмкин. Моның өчен Балалар (үсмерләр) иҗат йорты сәхифәсендә яисә аның “ВКонтакте”дагы төркемендә теркәлергә кирәк. Әлеге һәм киләсе сменалар дәвамында мотлак иртәнге зарядка, мавыктыгыч бәйгеләр, кызыклы уеннар, челенджлар, осталык дәресләре, һәм, әлбәттә, ачык күңелле вожатыйлар булачак. Әйткәндәй, яраткан кичке “шәмнәр” калган! Әмма алар хәзер башкача – “Ачыктан-ачык сөйләшү фонаригы” дип атала. Анда һәр отрядның катнашучысы үткән көнгә кагылышлы тәэссоратларын уртак-лашачак. Дөрес, күзгә-күз карашып түгел, компьютер экраны аша.
Беренче сменада 300ләп бала катнашкан. Лагерьны ачу көнендә аларга концерт һәм бәйрәм программасы тәкъдим ителгән. Ул башка еллардагы чыгыш язмалары һәм балаларның өйдә башкарган җыр һәм биюләреннән торган. Бала-чаганың яраткан бәйгесе – асфальтта сурәт төшерүне дә читтә калдырмаганнар. Анда катнашу өчен үз йортың ихатасына чыгып, Балаларны яклау көненә багышланган сурәт ясарга, аны фотога төшерергә һәм вожатыйга җибәрергә кирәк булган. Бәйге җиңүчеләре дә билгеле инде. Портфолиолары өчен чагу дипломнарны мотлак җибәрәчәкләр.
1 июньдә монда “Мавыгулар дөньясы” күргәзмәсе дә ачылган. Анда әле иҗат йорты тәрбияләнүчеләре эшләре генә, әмма 10 июньгә күргәзмә районның барлык белем бирү оешмалары укучылары эшләре белән тулыланачак. Июнь ахырында жюри иң яхшы эшләрне билгеләячәк. Күргәзмәне Балалар (үсмерләр) иҗат йортының һәм мәгариф идарәсенең “ВКонтакте”дагы төркемнәрендә карарга була.
Читайте нас