Туймазы хәбәрләре
+31 °С
Облачно
Җәмгыять
8 Июня 2020, 07:25

Тау патшасы

Бульдозерчы Илгиз Әхмәтҗанов егерме ел инде каты көнкүреш калдыклары полигонында, абруйлы булмаса да, гаять мөһим эш башкара

Кичә Русия экологлары һөнәр бәйрәмен билгеләде. Шул исәптән – «Экология Т» җәмгыя-тенең 94 белгече, алар каты көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, эшкәртү, үтилләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән шөгыльләнә. Шуларның берсе – бульдозерчы Илгиз Әхмәтҗанов, каты көнкүреш калдыклары полигонында кимендә 20 ел эшли ул.
Шаран районы Зирек-ле авылында туган егет мәктәптән соң төбәктәге 148нче һөнәр-техника училищесында укый һәм армиягә китә. Төньяк флотка эләгә.
– Электрик булып хезмәт иттем, күпне күрергә туры килде,– ди Илгиз Нурлиман улы. – Безнең кораб берничә тапкыр дуслык сәфәре белән Франциядә булды, анда Сен-Тропе, Тулон һәм Марсельгә бардык. Флотта калырга теләгән идем, әмма туган ил сагындырды.
Өйгә кайткач, Әхмәт-җанов берничә ел ТУБРда бульдозерчы булып эшли, аннары гаиләсе Туймазыга күчеп килә. Биредә ул каты көнкүреш калдыклары полигонына машинист-бульдозерчы таләп ителүе хакында ишетә.
– Эшкә урнаштым һәм ике дистә ел инде чүпкә каршы көрәшәм, – дип елмая ул. – Шушы елларда ничә тонна калдык эшкәрткәнмендер. Бульдозерчының эше күп: чүп-чарны эттерәм-тыгызлыйм, балчыктан изоляция ясыйм, чүп түгүче машиналар үтәлсен өчен юлны тигезлим... Ике Т-170 бульдозерыннан тыш, минем карамакта төягеч һәм су ташыгыч та бар. Янгын мичкәсе өчен су ташырга да, таләп ителсә, янгын сүндерергә дә өлгерәм.
Кайберәүләр чүплектә эшләү дәрәҗәле түгел дип исәпли. Бирегә яшьләр эшкә килми, шуңа күрә озак еллар алмашчысыз эшлим. Әмма башыма кинәт эш алыштыру турында уй килсә, үземә сорау бирәм: “Мин булмасам, кем?” Без бу эшне башкармасак, кешеләр чүп-чарга күмеләчәк. Полигонда эшләү ошый миңа – биредә тыныч. Кайчак кына тынлыкны акчарлак-лар һәм бакланнар боза. Үземне диңгездәге кебек хис итәм.
«Экология Т» җәмгыяте җитәкчеләре Илгиз Әхмәт-җановның алыштыргысыз кеше булуын билгели. Ул куелган бурычны тел-теш тидермәслек итеп үти, аңа һәрвакыт ышанырга була. Моны район Хакимияте һәм предприятиесеннән, хәтта федерация югарылыгындагы күпсанлы Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары исбат итә.
Читайте нас