Индустрия колледжы студентлары сәнәгатькә белгәннәрен эштә кулланып карарга икенче курста җәлеп ителә. Быел “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятенә җитәкчеләрне дә, предприятие хезмәткәрләрен дә гаҗәпкә калдырган ике практикант килгән.
Безнең җәмгыятьтә хатын-кыз һәм ир-ат эше дигән төшенчәләр бар. Әмма егетләр дизайнер күлмәкләре тегәргә, кызлар слесарь булырга теләсә, нишләргә? Җавап гади – хыялга омтылырга!
Индустрия колледжының икенче курс кызлары Кристина Әхмәтова белән Айгөл Миңнегулова шулай карар иткән. Заманында, һич икеләнмичә, документларын хатын-кызларга хас булмаган белгечлек буенча тапшырган алар: Кристина – слесарь, Айгөл исә автомеханик булырга карар иткән. Үҗәт кызларны төркемнәрендә – үзләренең бердәнбер гүзәл зат вәкиле, калган 20 кешенең егетләр булуы да туктатмаган.
Бу һөнәргә килү юлы да бер аларның: кызлар икесе дә күп вакытын бәләкәйдән әтиләре белән гаражда үткәргән. Отвёртка, шөреп, болтлар белән уйный-уйный, алар автомобильне ничек төзәтүне күреп үскән. Тора-бара уен чын мавыгуга әверелгән, һәм, Кристинаның сүзләренә караганда, сигезенче сыйныфта укыганда ук ул мәктәптән соң кая барасын хәл иткән.
Кызлар әйтүенчә, уку программасын үзләштерү авыр түгел. Кайдадыр техника белеме аксаса, күнекмәләр җитеп бетмәсә, хатын-кызга хас эш сөючәнлек, басынкылык һәм эшне җиренә җиткерү теләге ярдәмгә килә.
Әмма махсус урта һөнәр белеме турындагы диплом – хыялга тәүге адым гына әле. Кристина белән Айгөл югары уку йортына керергә һәм үз белгечлекләре буенча укуын дәвам итәргә тели. Хәзер үзләштергән теория һәм гамәли белемнәре исә аларга зур терәк-таяныч булачак.