Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Җәмгыять
4 Июня 2020, 11:35

Бакча шау-чәчәккә күмелде

Фермер Руслан Тимершин бу вакыйганы берничә ел көткән

2012 елда Руслан Тимершин эшчәнлек даирәсен алыштырырга һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнергә карар итә. Яңа эш башлаган фермер Түбән Сәрдек авылында арендалаган җирләрдә җимеш агачлары утырта. Быел алар шау-чәчәккә күмелгән. Тимершин безне үзенең җимеш питомнигына чакырды, һәм без яшь алма бакчасының гүзәллеген үз күзләребез белән күрдек.
– Тәүге елларда берничә генә чәчәк күренә иде – үсентеләрнең төп өлеше быелгы язга кадәр йоклады, – ди Тимершин. – Чәчәк аткан агачларны билгеләп чыктым, аларга кызыл тасма бәйләдем. Елдан-ел тасмалар күбәйде, быел исә бакчаларым беренче тапкыр шау-чәчәккә күмелде. Көз көне алма һәм грушадан беренче уңыш алырмын дип өметләнәм.
Туймазы сусаклагычы янында урнашкан фермер хуҗалыгының гомуми мәйданы 35 гектар. Җимеш агачлары, алар исәбендә 20 сорт алмагач, груша, сырганак, кара миләш бар, мәйданнарның бер өлешенә генә утыртылган. Икенче өлеше җиләк-җимеш куак-ларына бүленгән – крыжовник, карлыган, кура җиләк, халыкта клубника дип аталган бакча җиләге бу.
Болар барысы да – Башкортстан питомникларында үстерелгән сортлы үсентеләр. Фермер анда берничә тапкыр белем эстәргә барып кайткан, галим-бакчачыларны үз хуҗалыгына чакырган.
– Барлык үсенте чималына берьюлы акча җитмәде, шуңа күрә үсентеләрне бурычка алдым, бүген дә түлим, – ди Руслан Эльфан улы. – Минем өчен беренче кыш иң авыры булгандыр, мөгаен. Яшь үсентеләр салкыннарны кичерә алырмы дип курыктым. Шик-шөбһәләр юкка булган икән – үсентеләрнең 10 проценты гына һәлак булды. Әмма яшел үсентеләрнең салкыннан тыш та явыз дошманнары җитәрлек – куяннар һәм кыр тычканнары бу. Алар өчен яшь җимеш агачлары кайрысы һәм тамыры – кыш көне иң яхшы ризык. Бераз күз яздырсаң – бетте дигән сүз. Кимерүчеләрнең чираттагы һөҗүменнән соң урман табибы кебек “яраларын” махсус эремә белән дәваладым, аннары аларны тукыма яисә плёнка белән төреп-урап куйдым. Бу үсентеләрне туңудан саклау мөмкинлеге бирә, чөнки җәрәхәтләнгән урыннар салкынга тиз бирешә.
Әңгәмә вакытында Руслан Эльфан улы плантациядәге һәр агачны игътибар белән карады: гөблә яки башка зарарлы бөҗәкләр басмаганмы, кисәсе, тирә-ягындагы үләнне чабасы юкмы?
– Язгы-көзге чорда миңа 2-3 ялланган эшче ярдәм итә иде, әмма быел коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә мин эшчеләрсез калдым: Русиягә чит ил гражданнарын кертү тыелды. Хәзер гаиләм белән кул кушырмый хезмәт салабыз – үзебез начальник, үзебез эшче.
Уңыш сату җәһәтеннән мәшәкать туганы юк – базарда җиләкләремне күз ачып йомганчы алып бетерәләр, чөнки ул табигый ашламада үстерелгән. Әлбәттә, минем товар зурлыгы һәм “матурлыгы” җәһәтеннән чит илнекеннән калыша, өстәвенә, ул тиз бозыла. Аның каравы, минем продукциянең тәме дә чын, ул чынлап торып файдалы. Җиләк-җимеш сатуны тизләтү өчен үзаллы җыеп чыгуны гамәлгә ашырам. Сатып алучылар аны куактан үзләре җыеп ала, бәясе дә арзанрак.
Тимершин крестьян-фермер хуҗалыгы питомнигы (Түбән Сәрдек авылы) җиләк-җимеш кенә түгел, җимеш агачлары һәм куаклар, җиләк үсентесе дә сата.
Бакчачылар өчен биредә алмагачның районлаштырылган, кышка чыдам «Башкирская красавица»; «Титовка», «Терентьевка», «Уральская наливная», шулай ук груша, кара миләш, сырганак, карлыган, крыжовник үсентеләре тәкъдим ителә. Шуңа өстәп, җиләкнең октябрь уртасына кадәр уңыш бирүче “Королева Елизавета” сорты һәм безнең як климатына яраклашкан гадәти “Гигантелла”, “Лорд”, “Фестивальная” сортлары үсентесе бар биредә. Телефоннары: 8-937-150-41-74, 8-987-051-41-14.
Читайте нас