Балалар юл-транспорт казасында катнашучыга, еш кына корбанга әверелә. Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашлыгындагы юл-транспорт казаларының чиреге мәктәпкәчә яшьтәгеләргә туры килә. Сабыйларны ничек сакларга соң?
Туймазы 6нчы балалар бакчасының физик мәдәният инструкторы, юл-хәрәкәт кагыйдәләре түгәрәге һәм яшь юл инспекторлары җитәкчесе, БРның мәгариф отличнигы Ира Чеснокованың иманы камил: моның өчен яшь гражданнарны урамнарда һәм юлларда тәртип кагыйдәләренә бәләкәйдән үк өйрәтергә кирәк.
– Түгәрәктә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә. Без алар белән елның һәр мизгелендә урамда тәртип нечкәлекләренә төшенәбез: кышкы бозлавыкта һәм җәен, машиналар икеләтә артканда. Уен аша балалар тормышта очраячак хәлләрне күз алдыннан үткәрә, – ди 32 ел эш тәҗрибәсенә ия педагог Ира Николаевна. – Безнең балалар урам һәм юлның нәрсә икәнен, светофорның нигә кирәклеген, ни өчен урамның машиналар хәрәкәте өлеше шулай аталуын, юл билгеләренең әһәмиятен һәм киемдәге яктылык кайтаргыч өлешләрнең тәгаенләнешен чатнатып әйтеп бирәчәк. Әмма балалар бакчасында түгәрәк булу юл-хәрәкәт кагыйдәләрен әзерлек төркеме генә өйрәнә дигәнне аңлатмый. Юлларда хәвефсезлек турында кече төркемдә үк әңгәмәләшә башлыйбыз, түгәрәк әгъзалары бу эшчәнлектә тәрбиячеләргә ярдәм итә. Күз алдына китерәсезме, нәниләр дәүләт автоинспекциясе киемендә, кулына таяк тотып килгән, юл кагыйдәләре турында сөйләгән, аннары бергәләп уйнаган өлкәнрәк балаларга ничек карый! Биредә теләсә кайсы мәгълүмат истә калачак.
Балаларга хәвефсезлек кануннарын аңларга бизәкле пособие, плакатлар, өстәл уеннары һәм хәтта темага кагылышлы җансурәтләр видеотекасы һәм викториналар ярдәм итә, алар балалар бакчасында кибеттәгедән ким түгел.
– Гадәттә безнең чаралар ДЮХИИ юл-хәрәкәт хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Алсу Хәлиуллина катнашлыгында үтә, – дип билгели педагог. – Без тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына даими мөрәҗәгать итәбез: саннар һәм хәрефләрне генә түгел, бала мәгариф оешмасында өйрәнгән һәрнәрсәне кабатлагыз. Һәр әни һәм әтинең бурычы – юлда хәрәкәт әлифбасын үз баласы белән бергә өйрәнү. Шул чакта юлларда казалар да кимиячәк.