Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Җәмгыять
1 Июня 2020, 11:00

Йон һәм киездән могҗиза

Ике ел элек Людмила Шульга Башкортстан мәркәзеннән Туймазы районына күчеп кайткан.

Ике ел элек Людмила Шульга Башкортстан мәркәзеннән Туймазы районына күчеп кайткан. Хәзер төбәк халкын кул эшләренә өйрәтә һәм келәмнәр тукырга хыяллана.

Людмила Шульга белән беренче тапкыр былтыр көз ра-йон осталары күргәзмәсендә таныштым. Ул халык игътибарына үзе баскан кечкенә пима-бөтүләр тәкъдим итте. Кешеләр аның эшләрен игътибар белән карады, уймактай пималарның ни рәвешле шулкадәр пөхтә ясалуына һәм бизәлүенә төшенергә тырышты. Мине дә кызыксындырды бу сорау. Кул эшләре остасы белән әңгәмәләшкәч, күпкырлы талантына сокланып туялмадым. Һәм аның тәвәккәллегенә.
Людмила Уфада туган һәм гомеренең байтак өлешен шунда яшәгән. Ике ел элек исә Бишкурай авыл советы карамагындагы Булат авылына күчеп килгән. Беркемне дә белмәгән авылга! Табиб-лар Людмила Николаевнага шәһәр тузанын һәм ыгы-зыгысын авылның күркәм табигате һәм тыныч тормышына алмаштырырга киңәш иткән. Ул аларның сүзенә колак салган, Баш-кортстанның география картасындагы бер ноктага бармак белән төрткән – Булат булып чыккан бу.
Туганы белән бергә күчәргә карар иткәннәр – икесенең дә балалары күптән башлы-күзле, икәүләп дөнья көтү дә күңеллерәк. Биредә аларга эш тә табылган. Һөнәре буенча укытучы Людмила Николаевнаны Бишкурай мәктәбендә башлангыч һәм уртанчы сыйныфларда хезмәт дәресләре алып барырга, туганы Гөлнарага авыл клубын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр.
Людмила Николаевна теләсә кайсы чималдан гүзәллек тудыра. Үз белемен бик теләп балаларга өләшә. “ВКонтакте”дагы сәхифәсе төрле искиткеч, кайчак бик кызыклы эшләнмәләрнең фотолары белән тулган. Монда чагу бәйләм мендәр-мәчеләр дә очрый, аларның күбесе Русиядә генә түгел, чит илдә дә төпләнгән. Шулай ук җирлек-постау техникасында башкарылган (әйткәндәй, алар хуш исле) гади уенчыклар, уен, йортны бизәү, коллекция курчаклары, йоннан ясалган эшләнмәләргә игътибар итәбез. Бәйләм эшләнмәләр арасында су коену костюмы бар хәтта!
2016 елда Уфада ул халыкара “Төрекләр алтыны” фестивалендә 150 кеше өчен осталык дәресе үткәрә. Булат авылында да шундый ук чара оештыра – биләмәара клуб системасы эшчәннәрен бетүләр ясарга өйрәтә.
Озакламый Балалар (үсмерләр) иҗат йортында “Мавыгулар дөньясы” район иҗат күргәзмәсе үтәчәк. Былтыр Людмила Николаевнаның укучыларының эшләре өченче урын яулаган. Быел да яуланган үрләрдән чигенмәскә исәпләре. Оста үзе исә туку станогы һәм келәм турында хыяллана. Ул күптән тукылган инде. Әлегә хыялда гына. Әмма ул һичшиксез тормышка ашачак дип уйлыйбыз.
Читайте нас