Илдар Хәсәновның хезмәт юлы – урамнан кергән яшь кешенең тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә хезмәт баскычыннан уңышлы үрләве үрнәге ул.
Үз вакытында Илдар Зинит улы музыка училищесын тәмамлаган. Берничә музыка коралын үзләштереп, ул укыта, музыкант була һәм шәһәр-авыллар буйлап гастрольгә чыга алыр иде. Әмма егет 2001 елда өйләнә. Гаилә аның тормышка карашын үзгәртә. Хәсәнов УДНТУга “Нефть һәм газ скважиналары бораулау” белгечлеге буенча укырга керә, аннары Татарстанда нефть чыгару белән шөгыльләнә. 2006 елда тормыш иптәше белән Туймазыда мебель һәм хуҗалык товарлары сату буенча ике кибет ача.
– Кәсеп яхшы гына барган чакта, 2008 елда икътисади тотрыксызлыкка тарыдык, – ди ул. – Аннары бу тармакта көндәшлек бермә-бер артты. Уңай-тискәре якларын исәпкә алып, бу кәсепне яптык. 2010 елда “Туймазытехуглерод” җәмгыятенә йөк бушатучы булып урнаштым.
Дөрес, инженер дипломы белән. Әмма бу вазифага ике дә уйламыйча ризалаштым. Гаиләсе булган ир-егет шәхси ихтыяҗларын өстен куярга тиеш түгел. Өстәвенә, завод эшчәннәренең өчтән бере диярлек югары уку йорты һәм техникум дипломына ия булуын белдем. Нефть-химия тармагында бу гадәти күренеш, чөнки биредә сәнәгать фәнни күзлектән күләмле.
Ике айдан соң техника уг-
лероды җитештерү цехы аппаратчысы ярдәмчесе вазифасына тәгаенләүләрен үтендем. Яңа һөнәр үзләштердем дияргә була, университетта алган белем ярдәм итте. Асылда завод – фәнни-гамәли уку йорты ул. Остазга сорау бирергә, көн саен яңалык белергә була, һәм технология эшчәнлеге синең өчен ачык китапка әверелә.
Ике ел өлкән аппаратчы ярдәмчесе, аннары өлкән аппаратчы булдым. Җиһазның барлык күрсәткечләрен, аның торышын тикшердем, технология картасын җентекләп өйрәндем. Аларның һәркайсы – предприятие анык кулланучы өчен җитештергән продукциянең яңа төре. Димәк, күпмиллионлы контрактлар. Җаваплылык гаять зур. Смена мастерын алыштырганда, 2015 елдан исә инженер-технолог булгач, ул тагын да артты. Мин бөтен сәнәгать технологиясе – лаборатория мәгълүматларыннан алып, һәр үзәккә кадәр һәм хәтта капның заказчы таләпләренә яраклылыгы өчен җаваплы идем.
Шуңа күрә күптән түгел заводка корымдагы дибутилфталатны күздә тотучы чит ил аппаратурасы кайтты. Дибутилфталат, яки пластифинатор резина эшләнмәләрнең чыдамлылыгын, сыгылмалылык-сузылучанлыгын арттыру өчен кирәк. Бу исә турыдан-туры продукция сыйфатында чагыла.
2018 елда сәнәгатьнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән Илдар Зинит улын цех начальнигы итеп тәгаенлиләр.
– Заводыбыз тотрыклы эшли, аның продукциясенә ихтыяҗ бар, – ди Хәсәнов. – Авыш, сыйфатлырак реакторны эшләтү белән безнең алда яңа офыклар ачылачак. Без углеродның дөньяда танылган автоиндустрия тармагында ихтыяҗ зур булган яңа маркасын җитештерә башлаячакбыз. Алар бүген дә бездән продукция сатып ала, әмма киләсе елда завод сатуның яңа дәрәҗәсенә күтәрелә алачак.