Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Дождь
Җәмгыять
1 Июня 2020, 09:30

Өстәлдәге җәй

30 майда Русиядә гадәти булмаган гас-трономия бәйрәме билгеләнә, ул рус халкының борынгы ризыкларының берсе – окрошкага багышлана.

30 майда Русиядә гадәти булмаган гас-трономия бәйрәме билгеләнә, ул рус халкының борынгы ризыкларының берсе – окрошкага багышлана. Эссе көнне ашау өчен әзерләнгән салкын аш бу. Нигезендә – ваклап туралган яшелчәләр һәм төрле ит. Аларга куәс яисә оеган сөт кушыла. Әмма без белмәгән ни булмас – заман кухнясы окрошка рецептына үз төзәтмәләрен кертте. Бүген гәзит укучыларыбыз окрошка әзерләү серләрен
уртаклаша.
Сыер теле һәм
авокадо белән
Линар САНИЕВ, “Миләш” кафесы шеф-пешекчесе.
Кирәк булачак: тигез өлештә тозлы һәм тазә кыяр, 2 пешкән бәрәңге яисә 1 авокадо, каты итеп пешерелгән 3 бүдәнә йомыркасы, 2 редиска, 100 г сыер теле, яшел тәмләткечләр, тәменчә тоз, 1 литр куәс яисә кымыз.
Әзерләү: йомыркаларны пешерергә һәм дүрт өлешкә бүләргә. Сыер телен пешерергә һәм озынчалап турарга (башка ризык-ларны да шулай турарга). Кымыз кулланганда окрошкага тозлы кыяр салмаска, фәкать тазә кыяр кирәк. Аерым савытларда каймак, керән, гәрчич бирергә – күңелең теләгәнен сайлап алырга.
Тавык шулпасында
Евгения ЗОРИНА,
24нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе.
Кирәк булачак: 5 бәрәңге, 2 кыяр, 5 йомырка, 1 тавык түше, тәмләткеч (суган, укроп, петрушка), тәменчә тоз һәм борыч, 1 аш кашыгы гәрчич, майонез һәм шулпа әзерләү өчен 3 л су.
Әзерләү: тавык түшен пешерергә. Вак шакмаклап бәрәңге турарга һәм аны тавык шулпасына салырга, янә 15 минут пешерергә. Пешеп чыкканда тозларга, борычларга, түшне алырга, суытырга. Йомырканы пешереп, ит, йомырка, кыярны шакмаклап турарга. Гәрчич, майонез өстәргә һәм болгатырга. Өлешләрне суытылган шулпага салырга, болгатырга һәм бер-ике сәгатькә суыткычка куярга.
Гөмбә белән
Рушания КРУЛЬКИНА, балалар дәваханәсе травматология кабинеты шәфкать туташы.
Кирәк булачак: 3 йомырка, 3 данә тазә кыяр, 3 бәрәңге, 250 г шампиньон, 1 л куәс, гөмбә кыздыру өчен зәйтүн мае, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, соус өчен 150 г каймак һәм бөртекле гәрчич.
Әзерләү: бәрәңге һәм йомырканы пешерергә. Аларны һәм кыярны шакмаклап турарга. Гөмбәне зәйтүн маенда кыздырырга һәм төп ризыкларга өстәргә. Шунда ук туралган тәмләткеч кушарга, тозларга, борычларга һәм куәс коярга. Соус өчен гәрчич һәм каймакны бергә болгатырга. Тәрилкәләргә салып, соус белән бирергә.
Балык белән окрошка
Дөресен әйтик, балыклы окрошка бар кешегә дә ошап бетми. Балыкны куәс яисә кефир белән бергә күз алдына да китерү кыен. Шулай да, нәтиҗә ясаганчы, аны ашап карарга кирәк.
Аш өчен ак яисә кызыл балык куллану зарур. Иң мөһиме, ул кылчыклы булмасын, югыйсә, окрошканы ашау хәвеф чыганагына әвереләчәк. Балыкны алдан пешерергә, суытырга һәм вак кисәкләргә турарга. Окрошка өчен калган өлешләрне гадәттәгечә әзерлиләр – пешкән бәрәңге һәм йомырка, тазә кыяр, редис, бик күп яшел тәмләткеч. Теләсә нәрсә коярга мөмкин, куәс тә, кефир да ярый.
Чи балык белән булышырга вакытыгыз булмаса, салкын ашны балык консервасы белән әзерләсәң дә ярый.
Кефир һәм
минераллы суда
Алиса ХӘМИДОВА, муниципалитет-район Хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкче белгече.
Кирәк булачак: 200 г ветчина, 2 тазә кыяр, 6-7 данә редиска, каты итеп пешерелгән 3 йомырка, 3-4 шәлкем укроп, 1 литр кефир, 1 стакан газлы минераллы су, тәменчә тоз.
Әзерләү: кефир һәм минераллы суны суыткычка куярга. Кыяр һәм ветчинаны озынча итеп юка гына турарга, редисны эре угычтан чыгарырга, яшел тәмләткечләрне вакларга. Йомырканы чистартып, сарысын агыннан аерырга. Агын вак шакмаклап турарга, сарысын вак угычтан чыгарырга. Тирән савытта барлык өлешләрне бутарга, салкын кефир һәм минераллы су коярга, тоз өстәргә һәм яшел тәмләткечләр белән бизәргә.
Керән һәм гәрчич белән
Әлфия ШӘЙДУЛЛИНА, биләмәара үзәк китапханә директоры.
Кирәк булачак: 150 г төрле колбаса (ысланган һәм пешерелгән), 3 редиска, 2 пешкән бәрәңге, 2 тазә кыяр, каты итеп пешерелгән 2 йомырка, укроп, керән, гәрчич, яшел тәмләткечләр, тәменчә тоз.
Әзерләү: колбаса һәм кыярны саламлап турарга, редисканы эре угычтан чыгарырга, бәрәңге һәм йомырканы шакмаклап, тәмләткечләрне ваклап турарга. Әзерләнгән ризыкларга куәс коярга. Бу окрошка керән һәм гәрчич кулланганга тәмле. Алар үзенчәлекле тәм бирә. Аларны шундук кәстрүлгә яисә һәркемнең тәрилкәсенә салырга була.
Читайте нас