Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
1 Июня 2020, 09:00

Икеләтә бәхет

Светлана Шерматованың өченчегә йөккә узуы гаиләсе өчен язмыш бүләгенә әверелгән

Игезәкләр туу – шактый сирәк күренеш. Статистикага ышансак, бер җенестәге игезәкләрнең әти-әнисе булу ихтималы 1:85кә тиң. Игезәк кыз белән малай туу ихтималы исә аннан да азрак. Элекке заманнарда мондый хәл монархлар гаиләләренә генә хас булган, шуңа күрә аларны патша игезәкләре дип атаганнар. Майның соңгы якшәмбесендә билгеләнүче Игезәкләр көне алдыннан без дүрт бала анасы Светлана Шерматова белән игезәкләр тәрбияләү үзенчәлекләре турында сөйләштек.
– Светлана, сез дүрт бала анасы, безнең заманда күпләр бу адымнан курка. Сез ничек тәвәккәлләдегез, сөйләгез әле?
– Өлкәнебез Линарага 15 яшь. Улыбыз Артёмга – тугыз. Кызганычка, ул ДЦПның авыр төреннән иза чигә. Артём дөньяга аваз салганнан соң без өченче бала турында уйлап та карамадык, чөнки бөтен көчебез бетмәс-төкәнмәс реабилитацияләргә, кирәкле табиблар, дарулар, могҗизалы чаралар эзләүгә юнәлтелде. Әмма тора-бара бәләкәчкә сусавыбызны аңладык. Үзебез өчен дә түгел, күбрәк Линара хакына булды бу адым – аның якын, авыр чакта иңен куячак кешесе булырга тиеш, шул чагында апа назын, мәхәббәтен һәрвакыт янында булачак кешегә юнәлтәчәк ул. Шуңа күрә ирем белән икебез өчен дә бу карарны аңлы рәвештә кабул иттек.
– Әмма язмыш сезгә патшалар бүләге әзерләгән. Икеләтә җаваплылык куркытмадымы?
– Ике балабыз туачагы йөклелек башында ук мәгълүм булды – алты атнада үткәрелгән тәүге УЗИ ике йөрәк тибешен күрсәтте. Бу яңалык гаҗәпләндермәде дә, куркытмады да, чөнки безнең гаиләләрдә игезәкләр туу сирәк күренеш түгел. Бары тик бик нык шатландык һәм язмышка рәхмәтләр укыдык. Бу бәхетле вакыйга тормышыбыздагы катлаулы чорга туры килсә дә, без булдырачагыбызны белә идек. Ул вакытта Самарада яшәдек. Икебезгә генә дүрт баланы аякка бастыру авыр булачагын аңлап, Туймазыга – әти-әниләр янына кайтырга карар иттек. Иремнең биредә үз йорты бар иде, яхшы эшкә урнашты. Тора-бара тормыш җайланды. Игезәкләр Азамат белән Ясминәнең җитлекми тууы да, баштагы мәлдә саулыкка туймаулары да безне куркытмады. Шушы ике татлы йомгакка карап, берсенең генә безгә аз булганлыгын аңладык.
– Ничек җиңеп чыктыгыз?
– Ул вакытта минем өстә өч сабый иде, Артём да аерым тәрбия таләп итте, чөнки ул хәрәкәтләнә алмый. Өчесендә дә өч төрле режим. Башта авыр булды. Ясминәнең үзәк нерв сис-темасында тайпылышлар бар иде, ул начар йоклады, төннәр буе күтәреп йөрергә туры килде, кайвакыт аяк өсте йоклап китә идем. Утырып ашау төшкә дә кермәде. Бәхеткә, Азамат тумыштан тыныч булды. Ирем кулыннан килгәнчә ярдәм итте, әмма аңа гаиләне тәэмин итү өчен күп эшләргә туры килде. Кызым кул арасына керде – ул балаларны карап торды, ашатты, өс-башын алыштырды. Әмма шушы авырлыкларга карамастан, без бәхетле идек. Балалар әкренләп тернәкләнде, тора-бара Ясминә җитлекми туу нәтиҗәләрен җиңде. Балаларыбызның сау-сәламәт булуын аңлау да, аларның күз алдында үсүен күрү дә безгә зур шатлык иде, бөтен авырлыклар онытылды. Бианам безнең янга күчеп килеп, Артёмны карауны тулысынча үз өстенә алгач, хәл җиңеләйде. Аңа рәхмәтем зур минем. Безнең өчен ул бик нык тырыша. Ышанычлы тыл, ярдәмчеләрем булуын тою да миңа авыр минутларда ярдәм итте.
– Гадәттә игезәкләр холкы, чәмлелеге белән аерыла. Сезнең балаларда бу ничек чагыла?
– Аерма бала тудыру йортында ук сизелде. Азамат йомшак холыклы ир бала, моңа кадәр миңа нык тартылды. Ясминә – аның капма-каршысы. Дөньяга аваз салу белән гомере өчен көрәшергә туры килде аңа, шуның нәтиҗәсе, күрәсең. Ихтыяр көче, эчке ныклык аның холкында сизелә – ул сирәк елый, һәрвакыт үзенекенә ирешә.
Шулай да балалар бер-берсенә нык тартыла. Бу күнеккәнлек кенә түгел, чын бәйләнеш. Алар бер-берсеннән башка боега, үзләрен суга төшкәндәй тоя. Хәтта сабый чакта да, төрле караватларда яткан килеш, алар үз телендә үзара әңгәмә кора иде. Үсә-үсә бу элемтә ныгый гына: баштагы мәлдә ызгышкан, бәхәсләшкән булсалар, хәтта уенчык яки тәмлекәч өчен сугышып та китсәләр, хәзер юл куя беләләр, бүлешәләр. Алар көн дәвамында бергә, бер минутка да аерылмый. Бергә ашыйлар, уен уйлап табалар – миңа ихтыяҗлары көннән-көн кими. Гомумән, иманым камил, игезәкләр белән тәүге ел ярым-ике елда гына авыр. Аннары алар белән бер балага караганда да җиңелрәк.
Алар тугач, безнең тормыш баштанаяк үзгәрде. Сүз яшәү урынын үзгәртү турында гына бармый. Игезәкләр тормышка карашыбызны үзгәртте. Элек без киләчәккә йөз тотып, Артём савыкса, барысы да яхшы булачак дип яшәдек. Безне кысада тотучы чикләүләр бар иде. Азамат белән Ясминә һәр туган көнгә сөенергә, нидер көтәргә түгел, бүген яшәргә өйрәтте – елмаерга, йөгерергә, сикерергә, шатланырга. Алар безнең гаиләгә икеләтә бәхет алып килде.
Читайте нас