Язга чыккач урам һәм скверлар буйлап ашыкмыйча гына атлаган йөкле ханымнар артты. Аларны күрәсең дә, эчкә җылы йөгерә, тынычлык биләп ала. Бала туу һәрвакыт зур сөенеч, бәхет ул. Дөрес, авыр чаклары да була. Йокысыз төннәре, дәваханәләр тупсасын тапау, балалар бакчасына урын юллау, соңрак – юньле педагог-репетитор эзлисең, аннары һөнәр сайлар вакыт җитә. Әмма бу – бәхет!
Быел тәүге дүрт айда районда 414 бала дөньяга аваз салган. Дөрес, быел безнең бала тудыру йортында бала елаган тавыш бераз сирәгрәк яңгыраган. “Хәзер хәл кат-лауланды”, – дип моң-зар түгә яшьләр. Әмма катлаулы, тынгысыз заманалар бервакытта да ата-ана булуга комачауламаган.
“Без гаиләдә тугыз малай һәм кыз үстек, – дип яза гәзитебезне даими алдыручы 78 яшьлек Николай Пашин. – Сугыштан соңгы авыр елларда ыштан да җитмәде, бер пар пиманы чиратлап кидек – кайвакыт көрт буйлап ялан тәпи чаба идек. Сеңлеләрем дә яңа күлмәктән йөрмәде. Әмма бу тормыш ямен җибәрмәде. Әни барыбызга да җитәрлек итеп казанда бәрәңге пешереп куйса, шуңа риза идек. Клубка эләгеп, бер күз белән булса да "кинопередвижка"да күрсәтелгән фильмны карый алсак, шатлыгыбызның иге-чиге булмый иде".
Һичшиксез, хәзерге заман шактый алга китте. Заманча автомобильгә ия булу, дәрәҗәле гаджет сатып алу – төп бурычлар исәбендә. Әмма шулар һәм сабыйлар арасында сайларга туры килсә, кайсы яхшырак, уйлагыз: барысыннан да текәрәк булумы, әллә өйдә күзләре нәкъ күңел түренә баккан, куллары белән сезне булганыгыз өчен генә дә кысып кочаклаган сабыйларыгызның өйдә көтүен белүме?