Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
28 Мая 2020, 11:55

Мәңгелек китапханә эше

Бүген китапханәләр – бар кеше өчен дә кулай, түләүсез мәгълүмат чыганагы, һәм үзенә күрә мәдәният үзәге.

Гөлфия Хафизова Туймазы үзәк китапханәсенә ун ел элек ял эшчәнлеген оештыру тармагы мөдире булып килә.
– Белгечлегем буенча мин татар теле укытучысы – вакытында Башкортстан дәүләт университетын тәмамладым, – ди Гөлфия Гыйлемдар кызы. – Укып беткәч, ирем белән Төмәнгә киттек. Берничә ел Төмән дәүләт университеты филология факультетының бер бүлекчәсендә татар теле укыттым. 2004 елда Туймазыга кайттык һәм мин бәхетле очрак буенча китапханәгә эшкә урнаштым.
Эшебез күпкырлы һәм кызыклы. “Китапханәче – китап биреп утыручы гына ул”, – дигән караш үткәндә калды. Биредә заман белән бергә атлаучы, күп тармакны күзаллаучы белгеч булырга кирәк. Һәр кеше белән уртак тел таба белергә, китаплар дөньясында үзеңне судагы балык кебек хис итәргә һәм, әлбәттә, китап сайлаганда киңәшче була белергә.
Эшчәнлегем буенча мин сценарийлар язам һәм татар телендә чаралар алып барам. Әсхәт Мирзаһитов, Әкрам Даутов, Наил Котдусов, Суфиян Сафуановка багышланган хәтер кичәләре, Муса Сираҗиның юбилей кичәсе миңа гына түгел, башкаларга да ошагандыр дип ышанам. «Алтын башак» һәм «Илһам» әдәби берләшмәләре белән хезмәттәшлек итәм, без иҗат кичәләре үткәрәбез, китаплар белән таныштырабыз. Башка китапханә хезмәткәрләре белән шәһәр чараларында күргәзмәләр оештыруда катнашам, китап тәкъдим итү кичәләре әзерлим, китап укучыларны хезмәтләндерү өчен биб-лиобус белән районның төпкелдәге авылларына чыгам. Мин бәхетле кеше, чөнки күңелемә хуш килгән эш таптым.
Читайте нас