Матур утыргычлар, тигез-шома юллар һәм сукмаклар, балалар өчен уңайлы уен һәм спорт мәйданчыгы... Былтырдан башлап республиканың “Башкортстан ихаталары” программасы ярдәмендә йорт яны биләмәләрендә алар бермә-бер артачак. Программа 2024 елга кадәр гамәлдә һәм өч мең ихатаны төзекләндерүне күздә тота. Чыгымнарның 94 процентын төбәк бюджеты, 5 процентын – муниципалитетлар, 1 процентын күпфатирлы йорт хуҗалары үз өстенә ала.
2020 елда әлеге программаны тормышка ашыруга Башкортстан бюджетыннан 1,7 миллиард сум бүленгән, шул акчага кимендә 300 ихатаны тәртипкә китерү күздә тотыла. Туймазы районы 69 миллион сумнан артык акча алган. Шушы көннәрдә ихаталарны төзекләндерү эшенә керешкәннәр. Ул Серафимовка авылында да бара.
Серафимовкадагы иң гүзәл төбәкләрнең берсендә урнашкан Ленин урамындагы 5нче йорт ихатасы купшы яшеллеккә барып тоташа. Парк төбәге төпкелендә чиркәү урын алган, ул биредә яшәүчеләрне көмеш кыңгыраулар чыңы белән сөендерә. Монда һава шундый саф – калаклап ашарга була.
– Озакламый биредә оҗмах булачак, – дип илһамланып сөйли шушы йортта яшәүче Ирина Берхольц. – Берничә ел элек безнең күпкатлы йорт республиканың күпкатлы йортларда җентекле ремонт программасы кысаларында сипләнде: тышкы ягы, түбәсе яңартылды, подъездлар тәртипкә китерелде. Серафимовкада нәкъ 50 ел элек төзелгән беренче биш катлы йорт булуы белән дә ул мондый игътибарга лаек дип исәплим. Хәзер ихатаны төзекләндерү тормышыбызның кулайлылыгын арттыруда соңгы чара булачак.
Монда Ирина Николаевна һәм аның ире, күпфатирлы йорт советы рәисе Вадим Тищенконың катнашлыгы зур.
Халык күпфатирлы йорт тормыш-эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларын йорт комитеты рәисенә яудыра, ул төньякка вахтага киткәндә – аның тормыш иптәшенә. Күршеләре күптәннән яңа балалар мәйданчыгы кору, машина калдыру мәйданчыгын киңәйтү, асфальт түшәмәне яңарту мөмкинлеген белешүне үтенгән булган.
Идарәче компания вәкилләре белән мәсьәләне урында өйрәнеп-тикшереп, йортның чәмле әгъзалары хәл иткән – атап үтелгән бурычларның барысын да “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында хәл итәргә мөмкин. Йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында бөтен нечкәлекләрне уртага салып сөйләшкәннәр. Тиз арада кирәкле документларны туплап, былтыр ноябрь ахырында программага керергә өлгергәннәр.
– Йортта яшәүчеләрнең күбесе ихатага юл техникасы кермичә, эшчеләр бригадасы эшкә керешмичә, уңышка ирешәчәгебезгә ышанмады, – дип елмая гаилә пары.
Башта биредә юллар төзек-ләндереләчәк, аннары балалар мәйданчыгына һәм һәр подъезд алдындагы утыргычка чират җитәчәк. Балаларга хөррият булачак. Шушы күпкатлы йортта яшәүче нәниләргә дә, җәй саен каникулда әби-бабасына кунакка кайткан балаларга да.