Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
27 Мая 2020, 09:50

Ура, ипотеканы каплаячакбыз!

21 майда Туймазыдан ун гаиләгә торак сатып алу яки төзүгә җәмәгать ярдәме акчасы бирелү турындагы таныклык тапшырылды.

Аларның бәхеттән балкыган йөзләре битлек астыннан да күренә иде хәтта.
Өч балалы сигез һәм дүрт балалы ике гаилә тоташ алганда кимендә 12 миллион сумлык торак сатып алу таныклыгына ия булды. Бу максатта акча федерация, республика һәм төбәк бюджетыннан бүленде. Хәзер 2020 ел дәвамында алар бу капиталны ипотеканы каплау яки Башкортстан биләмәсендә фатир, йорт сатып алуга юнәлтәчәк. Сатып алынган торак мәйданы гаиләнең һәр әгъзасына 12 квадрат метрдан ким бул-маска тиеш.
Бәхетле “миллионерларны” район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов котлады. Ул республиканың һәрьяклы ярдәме белән Туймазы районының халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән максатлы төрле федерация, респуб-лика җәмәгать программаларында чәмле катнашуын билгеләде.
Күптән көткән сертификатны алырга Таҗетдиновлар гаиләсе бергәләп килгән: әтиләре Линар, әниләре Диләрә, ун яшьлек Диана, алты яшьлек Риана һәм бер яшьлек Амилия.
– Торак шартларын яхшыртуга чиратка 2011 елда ук бастык, ул вакытта бер генә кызыбыз бар иде әле, – дип сөйли Линар Илдар улы. – Бераздан тагын ике кызчык дөньяга аваз салды. Һәм менә зарыгып көткән мизгел җитте. Без – 1,2 миллион сумлык сертификат ияләре. Бу акчаны ипотеканы кап-лауга юнәлтәчәкбез. 2017 елда Чапаев урамындагы йорттан дүрт бүлмәле фатир сатып алдык. Хәзер бу акчаны кертсәк, кредитның саллы өлеше түләнәчәк. Район һәм республика хакимиятенә мондый ярдәм өчен зур рәхмәт!
Туймазының яшь гаиләләре ел саен торак шартларын яхшыртуга дәүләттән ярдәм ала. Тапшырылган торак сертификатлары буенча безнең район Башкортстан районнары һәм шәһәрләренең беренче өчлегенә керә. Бүген аларны алуга кимендә 470 яшь гаилә дәгъва итә, шул исәптән кимендә өч балалы 31 гаилә.
Читайте нас