Яңалыкларда «ирекле ярдәмче» сүзе ешрак яңгырый башлады, чөнки хәзер аларның ярдәменә ихтыяҗ аеруча зур. Күзгә күренмәгән фронт яугирләре сыман, алар үзләрен бик көткән урында пәйда була. Шуларның берсе – медицина колледжының икенче курс студенты Элина Төхбәтшина. Кыз берьюлы ике шәһәрдә – Туймазыда һәм туган Октябрьскийда хезмәт сала.
Элина медицина турында балачактан хыялланган. Өстәвенә, байтак туганы гомерен шушы өлкәгә багышлаган. Ирекле ярдәмчеләр турында исә өстән генә күзаллаган ул. Эшчәнлекнең бу юнәлеше белән медицина колледжында гына танышкан. Төхбәтшинаны чарада катнашырга чакырганнар, ул анда укучыларны кичектергесез очракларда беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәткән. “Балалар күзендә кызыксыну күргәч, шуны аңладым: ирекле ярдәм – кирәкле һәм кызыклы эшчәнлек”, – ди ул. “Ирекле ярдәмче-медиклар” отрядына кушылгач, кыз Серафимовка балалар йортында, Югары Троицкий психоневрология интернатында кулдан килгәнчә ярдәм күрсәткән, республика “Ярдәмгә битлек” чарасында (#МаскаВПомощь) катнашкан. Хәзер башка ирекле ярдәмчеләр белән бергә пенсионерлар, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән затларга, аз керемле гаиләләргә дарулар һәм азык-төлек ташырга ярдәм итә, колл-үзәк телефоннарына килгән гаризаларны үти. Аның кесә телефоны һәрвакыт кул астында: кинәт ашыгыч чакырту булыр?
Бөтен күңелеңне бирү – булачак медик өчен коры сүзләр түгел бу. Элина колледжда донорлар хәрәкәтенә җитәкчелек итә.
– Бабам – Русиянең мактаулы доноры. Димәк, кайчандыр ул да үзенчә ирекле ярдәмче булган. Чөнки донорлык та – ирекле ярдәмнең бер төре. Шуңа күрә 18 яшь тулу белән мин дә аңардан үрнәк алырга карар иттем. Өч тапкыр кан тапшырдым инде. Коронавирусны җиңгәч, колледждан иптәшләрем белән бергә эшчәнлекнең шушы юнәлешенә ярдәм максатында чара оештырачакмын. Әлегә эпидемия үтмәгән, яшьтәшләрем-нән, өлкән кешеләрдән хәвефсезлек чараларын үтәүне үтенәм. Битлек киегез, өйдә утырырга тырышыгыз. Шул чакта элекке тормышка һәм максатларыбызны тормышка ашыруга тизрәк әйләнеп кайтырбыз.