Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
27 Мая 2020, 11:05

Барлык сукмаклар да БТИга илтә

21 майда Русиядә Техника-инвентарлау бюросы (БТИ) хезмәткәре көне билгеләнә

Йорт-милеккә ия һәр кешенең гомерендә бер тапкыр булса да БТИ хезмәтләреннән файдаланганы булгандыр. Тотрыклы милеккә кагылышлы бер генә алыш-биреш тә бу оешмасыз үтми.
Аның эшчәнлек тармагы төрле. Бюро хезмәткәрләре тотрыклы милек корылмаларын бәяли, аларның исәбен алып бара, белешмәләр, регламент, техника паспортлары рәсмиләштерү белән шөгыльләнә, тулы кадастр хезмәте күрсәтә; ахырда Федерация салым хезмәте тарафыннан салым юллау өчен нигез булган статистика мәгълүматларын туплый һәм тикшерә.
Туймазы Техника-ин-вентарлау бюросы тарихы 1957 елда коммуналь предприятиеләр конторасы карамагындагы бәләкәй бүлектән башлана. 63 ел эшләү дәверендә оешма хезмәткәрләре, зур заводлар һәм фабрикалар гаражлары һәм бакча йортларыннан башлап, төбәк хуҗалыгының тоташ торак фонды һәм объектларын даими техника исәбенә алган. Бүген оешма Башкортстан Республикасы “Дәүләт кадастр бәясе һәм техника инвентарлау” дәүләт бюджет оешмасы Октябрьский филиалының Туймазы участогы дип атала. Оешманы 2014 елдан Алсу Гыйльманова җитәкли. Бюро коллективы зур түгел: җитәкче, дүрт җитәкче белгеч, архивариус һәм шофёр.
Лариса Насыйбуллина БТИда техник-инвентарлаучы булып кимендә 20 ел эшли инде.
– Хезмәт эшчәнлегем техникумны тәмамлаганнан соң ук Шаран районында техника инвентарлау бүлегендә башланды, – ди Лариса Тимерҗан кызы. – Һөнәрем буенча хисапчы мин, әмма язмыш кушуы буенча нәкъ шушы тармакка эләктем. Кияүгә чыккач, Туймазыга күчәргә карар иттек. Биредә мин Туймазы район Хакимиятенә шул ук белгечлек буенча эшкә урнаштым. Туксанынчы еллар азагында БТИга эшкә күчтем. Һөнәребез күпкырлы, бик кызыклы. Кешеләр белән эшлибез, шуңа күрә итагатьле һәм игътибарлы була белергә, заказчының теләкләренә колак салырга, катлаулы очрак-
лардан чыга белергә кирәк. Тотрыклы милек белән каршылыклар туган кешеләр безгә ачуы кабарып килә. Булдыралганча тынычландырабыз. Мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәбез. Биредә психолог та булырга, хокукый мәсьәләләрдә дә тирән йөзәргә кирәк. Кайчак дизайн мәсьәләләрен дә тикшерергә туры килә.
Җитәкче белгеч Флүзә Вәлиева да биредә 20 ел эшли. Октябрьский төзелеш техникумын тәмамлагач, берничә ел район Хакимияте карамагындагы проект контрасында инженер була, ул үзгәртеп корылгач, 2000 елда Бюрога урнаша.
– Объектларга чыкканда үлчәүләрне дөрес башкару таләп ителә. Шуңа күрә игътибарлы булырга һәм һәр вак-төякне күрә белергә кирәк. Мондый эштә җитезлек тә, яхшы хәтер дә таләп ителә. Эшемне бик яратам, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм.
Читайте нас